ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 12 май  көнендә Түбән Саурыш авылында яшәүче Бөек Ватан Сугышы ветераны Шәрипов Муса Шәрип  улының гомер бәйрәме. Шул уңайдан Муса абыйга Теләче муниципаль районы башлыгы Н.Н. Хаҗипов исеменнән  тәбрикләмә  hәм  истәлекле буләк тапшырылды.

11 нче май көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Теләче районы мәгариф бүлегенең башлангыч белем бирү методисты Закирова С.Г. һәм Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Нигмәтҗанова А.Н. белән берлектә “Укучының Мәдәни Көндәлеге” Республика бәйгесенең район турына йомгак ясадылар.

Иртәнге гимнастика физик күнегүләр җыелмасы. Ул балаларны бердәмлелеккә өйрәтә, организмны тулысынча уятырга ярдәм итә. Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә балалар төркемендә иртәнге гимнастика балалар тарафыннан иң яратып башкара торган шөгыльләрнең берсе булып тора.

Китапханәче якташларыбызның батырлыклары турында сөйләде, соңыннан “Сугыш турындагы китапны укы” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Акция барышында Бөек Ватан сугышы турындагы шигырьләр укылды. Укаучылар сугыш һәм тыл ветераннарына багышлап ясалган альбомнар белән таныштылар.  Ахырдан Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алынды.

Акциянең максаты:  Ватаныбызның тарихи үткәненә карата кызыксыну һәм хөрмәт, үз халкыңның традицияләренә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиңү көне «Георгий тасмасы " акциясеннән башка узуы мөмкин түгел. Кара, кызгылт- сары тасманы хәтер һәм горурлык билгесе итеп күкрәк турына тагып куялар. Әлеге акция «Мин хәтерлим! Мин горурланам!» дигән девиз астында үтте.

2022 елның 1-9 май көннәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясе уза. Акциянең төп аспектлары: Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе атмосферасын булдыру, яшь буынга аның гореф-гадәтләрен тапшыру, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт белдерү, һәлак булган ветераннар турында искә алу. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан бөтен Россия буенча кешеләрне якынайта торган «Җиңү тәрәзәләре» акциясенә Теләче районының авыл китапханәләре дә кушылып,  бина тәрәзәләрен тематик рәсемнәр белән бизәде. Бу искиткеч акциядә катнашып, без тыныч күк йөзе бүләк иткән һәркемгә, тыл хезмәтчәннәренә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.

1922 елның 19 маенда В.И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионерлар оешмасына нигез салынуга 100 ел тула. Пионерия-ул чорның мәдәни пласты һәм мирасы гына түгел, ә зур педагогик тәҗрибә дә, балалар һәм яшүсмерләрнең тәрбия һәм мәшгульлеге системасы да.

Сугыш тәмамланганга 77 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Районыбызның авылларында Җиңү көне уңаеннан бәйрәм чаралары уздырылды. Бәйрәмдә катнашкан тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, килгән кунаклар хөрмәтенә җитәкчеләрнең  котлау сүзләре, матур җырлар, шигырьләр яңгырады.  Сугыш кырларында ятып калган райондашларыбыз истәлегенә салынган һәйкәлләргә чәчәкләр куелды.

Бүген Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы хезмәткәрләре ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт майоры Тимерханов Л.М.  белән очрашты. Ул хезмәткәрләр белән профилактик әңгәмә уздырды, янгын вакытында огнетушитель белән ничек эш итәргә кирәклеген аңлатты, янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрде.  

Бөек Җиңүнең 77 еллыгын каршылап, 7 май көнне  Шәтке  авылы китапханәсендә сугыш чорыдагы истәлекләр белән уртаклашып "Гел хәтердә, гел истә" дип исемләнгән очрашу кичәсе оештырылды. Авылның дәһшәтле елларны үз күзләре белән күргән тере ядкарьләре дә бар иде әлеге кичәдә. Һәркайсы күңелендә сакланып калган хатирәләре белән уртаклашты. Китапханә мөдире Кәүсәрия Галимуллина  шул еллар турындагы тарихи язмалар һәм вакытлы матбугат белән таныштырды. Сугыштан әйләнеп кайтмаган, батырларча һәлак булган  Гали Җәләевның хатларын укыды. Ул хатлар Татарстан Милли китапханәсенең сирәк китаплар бүлегендә басылып чыккан “Сугыш чоры кайтавазы” дигән китапка кертелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International