ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2022 ел
чәршәмбе

Чишмә-безгә табигать биргән кыйммәтле байлык, ул җирдә тормыш символы. Чишмәләр ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ. Әйләнә — тирә мохитне, табигый байлыкларны саклау, киләчәк буыннар өчен-бу проблемалар хәзерге вакытта зур актуальлек алды. Шуңа күрә Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче ,13 нче май көнне ,ел саен үткәрелә торган «Яшә чишмә, яшә» экологик акциясендә катнаштылар. Чишмәләр борынгы заманнардан бирле яшәү чыганагы булып санала. Алар Бөек елгаларга башлангыч бирә, күп кенә чишмәләр шифалы булып санала, аларда һәрвакыт чиста һәм саф су ага. Акциядә катнашучылар чишмә янындагы территорияне ,сукмакларны чүп-чардан чистарттылар. Башлангыч сыйныф балалары да бик тырышып эшләде. Эштән соң, салкын чишмә суын эчеп, алар күтәренке күңел һәм яхшы кәеф алдылар,һәрберсе чишмә суын тутырып өйләренә алып кайтып киттеләр.

15 май-Халыкара гаилә көне. Бу көн Россиядә 1994 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу заманда һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя. Әлеге датага карата Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Гаилә- ил терәге” дигән исем астында түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрделәр. Кеше тормышында гаиләнең мөһимлеге,бер-береңне хөрмәтләү хакында әңгәмә алып барылды. Шулай ук “Гаиләдә һәркем китап белән дус” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәгә гаилә турында, балалар һәм әти- әниләр мөнәсәбәте турында китаплар һәм журналлар урнаштырылды.

Театральләштерелгән эшчәнлек балаларның сәнгать-иҗат сәләтләрен үстерү өчен уникаль чара булып тора. Театр сәнгате музыка, бию, рәсем сәнгате, риторика, актерлык синтезыннан гыйбарәт, аерым сәнгать арсеналында булган бердәм сәнгать чараларына туплана, шул рәвешле, бер иҗади шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыра, заманча белем бирү максатын тормышка ашырырга ярдәм итә. Бу эшчәнлек төре, анда уен, тәрбия һәм укыту аерылгысыз бәйле. Театр-башкару эшчәнлегенең сөйләмен һәм күнекмәләрен үстерүгә, иҗат атмосферасын булдыруга ярдәм итә. 14 апрель көнне Айдар авыл мәдәният йортында «Театр-ул тормыш " дип исемләнгән мастер - класс үткәрелде. Чара башында катнашучылар театрларның нинди булуын, аларда нинди куелышларны күрсәтүләрен, театр эшен тәэмин итүче театр һөнәрләрен искә төшерделәр. Сәхнә гримы буенча мастер-класс алар өчен тагын да кызыклы һәм истә калырлык булды, анда балаларга тәкъдим ителде үзләренең яраткан әкият персонажы, аның холкы, үз-үзен тотышы һәм тышкы кыяфәте турында сөйләргә тәкъдим ителде.

15 май-Гаилә көне .Язның ак чәчәкләргә күмелгән мәлендә без Халыкара Гаилә көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм күңелләребезгә  тагын да аклык,сафлык өсти.Гаилә-бәхет ачкычы, диләр.Чыннан да шулай,табигать тә  бит һәр җан иясен парлы итеп яраткан.Тулы канлы гаиләдә без үзебезне ышанычлы,терәк таянычы итеп хис итәбез. 15 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  үрнәк гаиләләр белән очрашу үткәрделәр.   “Мәхәббәтне саклый белик”-дип исемләнгән очрашуда авылыбызның 5 үрнәк гаиләсе катнашты. Очрашу чәй табыны артында узды. Гаиләләрнең һәркайсы үзләренең яшьлек елларын искә төшерде.Очрашу бик күңелле узды.

“Табын күрке – милли ризык”. Татар халкының милли ашлары  үзенә бер мөһим урын алып тора. Аларны әзерләү осталыгы бик күптәннән килә.  Шуны күздә тотып, 14 май көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре  “Табын күрке - милли ризык” дип исемләнгән  әдәби музыкаль кичә оештырдылар. Кичә барышында “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары үзләре пешереп килгән милли ризыкларны башкаларга тәкъдим иттеләр ,аларны үзләренә генә хас булган  әзерләү серләре белән уртаклаштылар, кызлар исә өлкәннәрдән  аш-су пешерү буенча күп кенә үзенчәлекләрне өйрәнделәр.  Чара үлән чәйләре эчеп,  табын артында матур җырлар белән дәвам итте.

17 май көнне район мәдәният йортында, ТР Террорчылыкка каршы комиссиянең 09.03.2002 елдагы ПР-47 номерлы беркетмәсе нигезендә, мәдәният хезмәткәрләре, "Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча эшләр идарәсе" Федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы буенча ОВО начальнигы Д.Ф.Сафиуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча бүлегенең ОУУП һәм ПДН башлыгы И.Н. Зиннәтуллин катнашында семинар-укулар узды.


16
май, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 16 маеннан 27 маена кадәрге чорда халык сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк


15
май, 2022 ел
якшәмбе

15 май көннәрендә Казан шәһәрендә волейбол үзәгендә 2021-2022 нче елгы "Мәктәп волейбол лигасы"ның  республика бәйгесенең финал ярышлары узды. Анда  безнен зона ярышларында беренче урынны алган  Гөлфия Мөхамәтвасил кызы  Җәләева һәм  Рәшит Хазинур улы Габделхаев җитәкчелегендә Шәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Лиана Җәләева, Диана Җәләева, Чулпан Закирова, Гөлинә Габдериева, Айзидә Галиева, Айзидә Габдуллина, Айзилә Ганиева Айзиля,Зөһрә Мөхәмәтҗановалар үзләренең иң көчле команда икәнлекләрен күрсәтте- беренче урынны алып чемпион калдылар! Алар  сентябрь аенда Мәскәүдә узачак Бөтенроссия бәйгесендә үз көчләрен кабат сынаячак. Уңышлар телик!


13
май, 2022 ел
җомга

9нчы май көнен илебез халкы көтеп, шатлык белән каршы ала. Бөек Җиңү бәйрәменә һәр җирдә дә әзерлек эшләре алып барыла, төрледән-төрле чаралар үткәрелә. Баландыш авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан “Сезнең өчен, батыр солдатлар!” шигаре астында венок ясалды һәм бәйрәм тантанасы вакытында Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә салынган һәйкәлгә куелды.

Бу Җиңү – 20 гасырның иң зур вакыйгасы. Ватан өчен башларын салган каһарманнарыбызның батырлыгы беркайчан да онытылмас! 7- май көнне, Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре  китапханә, мәктәп, авыл җирлеге белән берлектә,  Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Җиңү кайтавазы мәңгелек» дип исемләнгән тантаналы чара үткәрелде. Кунакларыбыз үзләренең авыр балачак  хатирәләре белән уртаклаштылар, мәктәп укучылары тәкъдим иткән концерт программасы карадылар. Соңыннан обелискка веноклар салынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International