19 май көнне Караширмә авылы клубында, яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү максатыннан, 71-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән таныштыру буенча әңгәмә оештырылды
19 май - Пионерия оешмасына 100 ел тулган көндә Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре кызыклы чара уздырдылар . Җыелган кунаклар арасыннан дружина советы председателе дә сайладылар, пионер сборы үткәреп алдылар. Пионер девизлары, пионер антларын, пионер атрибутларын, шул чордагы шигырьләрне искә төшерделәр. Төрле елларда пионер булган укучыларның фотоларын карадылар, пионер җырларын җырладылар. Алар әле хәзер дә хәтерлиләр ул җырларны. Чарада катнашучылар элек походларга йөрүләрен искә төшерде, учак ягуларын сөйләделәр. Китапханәдә пионерия тарихына багышланган күргәзмә эшләп куелды
Теләче муниципаль район Советы һәм район башкарма комитеты исеменнән Теләче мәгълүмат үзәге хезмәткәрләрен, барлык районыбыз журналистларын, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен, район газетасының штаттан тыш хәбәрчеләрен, журналистика ветераннарын һәм аның серләренә төшенә башлаган яшьләрне Татарстан матбугат көне белән чын күңелдән котлыйм.
Халыкара гаилә көне 15 майда билгеләп үтелә. Гаилә-һәр кеше тормышында иң мөһиме. Гаилә - ул якыннары һәм туганнары: яраткан, үрнәк алган кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәтә. Халыкара гаилә көне уңаеннан, 17 май көнне Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче яшь гаиләләрнең өйләренә бардылар. Очрашу башында алар катнашучыларга бу бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында сөйләделәр. Гаилә турында шигырьләр укыдылар, гаиләнең әһәмияте турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.
Алкоголизм гадәтме, әллә авырумы? Чыннан да, спиртлы эчемлекләр кешенең үзенә психологик яктан бәйләсә, соңрак аның сәламәтлегенә дә зур зыян сала. 18 май көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Яшьләр эчүчелеккә каршы" исеме астында түгәрәк өстәл янында әңгәмә, очрашу уздырганнар. Әңгәмәдә аракының күпме кешенең организмына зарары, гаиләләрнең таркалуы, балаларның гарип-зәгыйфь булып туулары, ата-аналарның, эчкечелеккә бирелеп, балаларын ташлап калдырулары турында сөйләнде. Исереклек афәтенә беркем дә битараф калырга тиеш түгел. Безнең бурыч - аннан котылу юлларын эзләү, үсеп килүче яшь буынны сәламәт яшәү рухында тәрбияләү.
18.05.22 Үзәк мәдәният йортында заманча бию буенча "Бию төсләре белән рәсем ясыйбыз" дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Чарада катнашучылар район мәдәният йорты хореографы Муллахмәтова Альбина һәм "Виктория" хореография коллективы җитәкчесе Майсурадзе Кристина җитәкчелегендә белем алды, чыгыш ясады
Ел саен 18 майда Халыкара музейлар көне билгеләп үтелә. Әлбәттә балалар туган якны өйрәнү һәм якташлар музеена чираттагы сәяхәтне түземсезлек белән көтәләр. Музейлар көне уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче балалар белән Максабаш авылы мәдәният йортында урнашкан Роберт Галиев музеена экскурсия оештырдылар. Һәр музей балага яңа тәэсирләр бүләк итә. Моннан тыш музей күзаллауларны киңәйтә,үстерә, үз-үзеңне күрсәтүнең яңа ысулларын табарга ярдәм итә. Музейда балалар КГАУ каршындагы халык театры җитәкчесе, атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Галиевның шәхси әйберләре,фотоальбомнары белән таныштылар.
2022ел- Россиядә мәдәни мирас елы. Шул уңайдан, план нигезендә, 18 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдният хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән тәрбия сәгате үткәрделәр. Укучыларның күбесенең гаиләдә өлкән буын вәкилләре әби белән бабайлары бар, бу гаиләдә яшәүче балалар бик бәхетле .Чөнки монда тәртип,өлкәннәргә карата ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләнә. Тәрбия сәгате“Әби –бабаларыбызның йолаларын саклый белик “-дип аталды. Чара барышында укучылар халкыбызның онытылып бара торган гореф-гадәтләре,йолалары, рухи хәзинәсе,тарихы белән таныштырылды.
"Бакчада чәчәкләр утырттык, матурлык кубрәк булсын!»
Әйләнә-тирә дөнья матурлыгын кабул итү балачактан башлана. Бала тирә-юнендә матурлыкны күрү, аны булдыру һәм саклау бик мөһим. Язгы җылы көннәр башлану белән безнең авыл мәдәният йортының клумбаларын бизәргә вакыт җитте. 2022 елның 16 маенда Ачы мәдәният йорты директоры берлэшмэлэрдэ катнашучылар белән берлектә алдан әзерләнгән туфракка үсемлекләр утырттылар. Балалар чәчәкләрне утырту һәм карау системасы турында күп яңалыклар белделәр, клумба гармонияле күренсен өчен иң кулай урыннарны сайларга ярдәм иттеләр. Чәчәкләр – матурлык кына түгел, ә тере табигатьнең бер өлеше, аны сакларга, сакларга һәм арттырырга кирәк, дип үзләштерделәр алар.
Сауш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Гаилә учагы» дип исемләнгән кичә-очрашу үткәрделәр. Чараның кунагы Рамил һәм Гөлнур Борһановлар гаиләсе булды. Борһановлар гаиләсе- мәхәббәт, тугрылык һәм аңлашуда яшәүче үрнәк гаилә. Алар шатлыклары, үзләренең гаилә тормышының серләре белән уртаклаштылар.