“Әби –бабаларыбызның йолаларын саклый белик “

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

2022ел- Россиядә мәдәни мирас елы.  Шул уңайдан, план нигезендә, 18 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдният хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән тәрбия сәгате үткәрделәр. Укучыларның күбесенең гаиләдә өлкән буын вәкилләре әби белән бабайлары бар, бу гаиләдә яшәүче балалар бик бәхетле .Чөнки монда тәртип,өлкәннәргә карата ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләнә. Тәрбия сәгате “Әби –бабаларыбызның йолаларын саклый белик “-дип аталды. Чара барышында укучылар халкыбызның онытылып бара торган гореф-гадәтләре,йолалары, рухи хәзинәсе,тарихы белән таныштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International