Сәламәтлек – кешенең иң мөһим байлыгы. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең хыялларын тормышка ашыра ала, тормышта актив катнаша, хезмәттән, тормыштан тәм табып яши.Яшьләрдә сәламәт тормыш рәвеше, дөрес туклану, көндәлек режимны төгәл үтәү, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту күнекмәләре булдыруга омтылыш тәрбияләү максатыннан 21 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре әңгәмә үткәрделәр.“ Яшәү бәхете сәламәт булуда” дип исемләнгән әңгәмә түгәрәк өстәл артында үтте.
Терроризм-ул авыр җинаять, ул-начар ниятле оешкан төркем кешеләре, куркыту,көчләү,җәберләү ярдәмендә барысына да ирешергә омтылучылар. Терроризм бүген кешелекнең глобаль проблемасы булып тора. Еш кына гаепсез кешеләр, алар арасында балалар да терракт һөҗүменә очрый. Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча эшчәнлек кысаларында 21 май көнне Айдар авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә яшүсмерләр өчен әңгәмә үткәрелде. Катнашучылар терроризм турында үз фикерләрен әйттеләр. Дөньяда террорчылык вакыйгаларын искә төшерделәр.
Әти-әнинең баласына биргән иң кадерле бүләге – ул күркәм тәрбия. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: “Балаларыгызга карата юмарт булыгыз һәм аларны иң күркәм рәвештә тәрбияләгез”, – дигән. Ә күркәм тәрбия бирү дин нигезләрен аңлатудан, әдәп-әхлак сыйфатларын булдырудан, туган телгә өйрәтүдән башлана. 20 май көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре таджик милләтеннән булган Муратовлар гаиләсендә очрашуда булдылар. Балалар безгә белгән догаларын укып күрсәттеләр. Әлеге гаилә белән авыл халкы бер – берсенең мәдәниятен, телен, традицияләрен, динен хөрмәт итеп, үзара дус һәм тату яшиләр. Барлык милләтләр дә тигез хокуклы, бәхетле, азат булып яшәргә хаклы.
2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел . 16-22 май көннәрендә Айдар авыл мәдәният йорты бу мөһим вакыйгага багышлап мәдәният йортына керүчеләр игътибарына "Дин: тамырларга кайту" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
Күргәзмә Идел буе Болгарстаны турындагы әдәбиятны, тарихи басмаларны, Ислам диненә багышланган уку әсбапларын үз эченә ала. Әлеге китаплар белән беррәттән, әдәп-әхлакка өндәгән матур әдәбиятка да урын бирелгән. Ислам динен, иң беренче булып, Болгар җиренә алып килгән 3 сәхәбәнең безнең җирлеккә аяк басулары, танышуларын мавыктыргыч төстә сурәтләгән “Ибн Фазланның сәяхәте” дигән китапны да укырга тәкъдим ителә. 22 майга кадәр әлеге тема белән кызыксынучыларга бай мәгълүмат алырга мөмкин.
Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Шуларны истә тотып без, Алан мәдәният йорты хезмәткәрләре 9-11 сыйныф укучылары белән төрле һөнәр ияләре белән очрашулар үткәрелә. 21 майда "Алда юллар кайсын сайларга" дип исемләнгән очрашу үткәрелде.
Ярышта Татарстан Республикасының бөтенләй реаль көрәш федерациясе президенты Хәлилов Тарлан Ариф улы һәм Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гыйниятуллин Динар Сәит улы катнашты. Ярышларда Казан, Нократ Аланы, Питрәч, Теләче, Лаеш шәһәрләреннән командалар катнашты. Барлыгы 91 катнашучы катнашты.
20 май көнне район балалар китапханәсенең «Гөрләвек» клубына йөрүче укучылар Теләченең 3 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасында «Театральная мозаика» исемле тамаша тәкъдим иттеләр. Укучылар төрле әкият геройларының уй - кичерешләрен матур итеп уйнап күрсәттеләр. Бакча балалары үзләре дә төрле халык әкиятләре буенча төзелгән сорауларга җавап бирделәр, әкият геройлары, әкиятләр турындагы табышмакларга җавап эзләделәр. Курчак театры китапларны яратырга өйрәтә, эстетик тәрбия бирүдә зур роль уйный.
Шушы уңай белән мәктәбебездә мероприятие оештырылды. Бәйрәмдә 1972-1975 нче елларда Иске Җөри урта мәктәбендә Өлкән пионервожатый булып эшләгән Гыйлметдинова Сәрия Бәдәмшовна да катнашты. Ул укучыларны үзе эшләгән чорда пионерлар хәрәкәтенең эшчәнлеге белән таныштырды. Матур хатирәләрен яңартты. Чыгышлар матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Укучылар үзләренә бик күп мәгълүмат тупладылар, бик канәгать калдылар.
Балаларны табигать, аның үзенчәлекләре, экологик бәйләнешләр белән таныштыру максаты белән Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Туган якта – кояшлы балачак” дип исемләнгән күңелле уеннар оештырдылар. Бу уеннар балалар мәйданчыгында,кояш көне уңаеннан үткәрелде.Уен барышында балалар табышмакларга да җавап бирделәр.Мәдәният хезмәткәрләре балаларга элек – электән халкыбыз уйный торган: “Сигезле”,”Зәлилә”,”Йөзек салыш” уеннары турында сөйләделәр.
Безнең тормыш бүген генә башланмаган. Аның үткәне, тарихы бар. Халкыбызның тарихи чыганакларын, милли йолаларын саклап, буыннан-буынга тапшыруда музейлар зур роль уйныйлар. Мәдәниятебезне өйрәнү бүгенге көндә аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки заманча шартларда гореф-гадәтләребез юкка чыгып бара. Ә борынгыдан килгән традицияләребезне саклап калу, өйрәнү фәнни яктан гына түгел, халкыбызны эстетик яктан да тәрбияләү... "Туган як" музеенда һәрбер әйбер бай һәм тарихи әһәмияткә ия. Чөнки һәр экспонатта ата-бабаларыбызның күңел җылысы, аларның рухы, изге хатирәләре саклана.19 май көнне Караширмә авылы балалары белән туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә бардык. Берләшмәгә йөрүче балаларны Фаяголь апа музейдагы экспонатлар белән таныштырды. Балаларда бу тарихи чыганакларда кызыксыну уянды. Без үз тарихыбызны белергә тиешбез.