ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2022 ел
дүшәмбе

Ләкин халкыбыз кичергән ул кайгы-хәсрәтләр һичкайчан онытылмас...  Бөек Ватан сугышы тәмамланганга, никадәр вакыт үтсә дә, аның хәтирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Дәһшәтле сугыш еллары истәлекләре турында сугыш кичергәннәрдән ишетү хәзер мөмкин түгел диярлек.

Чараның максаты: укучыларның Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында белемнәрен киңәйтү; сугыш елларында балаларның тормышы һәм батырлыгы турында сөйләү; Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнар истәлеген саклап калу. Чара барышында балалар үзләренең яшьтәшләренең батырлыкларын искә төшерделәр.

13 май көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары белән "Сак булыгыз!" темасына тәрбия сәгатьләре үткәрелде.Әңгәмәдә  юл хәрәкәте кагыйдәләре дә, язгы-җәйге чордагы гадәттән тыш хәлләргә  кагылышлы  сораулар да каралды. Юлларда һәм  сулыкларда, җәйге каникуллар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен  искә төшерделәр. Укучылар презентация карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, ребуслар чиштеләр.  Профилактика максатларында үткәрелгән бу чара бик  файдалы үтте.

Иске Җөри авылы укучы яшьләре пеонерия көнен билгеләп үтте. Шул чорларда пеонер вожатый булып эшләгән Сәрия Бадамшевнаның матур истәлекле хәтирәләрен тыңлап , сорауларга җавап алдылар.

22 майда Олы Кибәхуҗа мәдәният йортында яшьләр белән "Эх яшь чаклар" дип исемләнгән
күңелле уеннар булып узды.

19 майда илебез Пионерия көнен билгеләп үтә. Пионерлар оешмасы, 1922 елдан башлап, илебез балаларын берләштерә. Бу иң массакүләм пионерлар оешмасы иде. Бу-балачак һәм күп буыннар тормышы, бу безнең тарих, аны сакларга кирәк. Һәр пионер өчен иң мөһиме галстук һәм аны бәйли белү иде. Һәр пионер мәктәпкә һәм пионер җыеннарына пионер галстугыннан килергә тиеш була. Металл ватыкларын, макулатура җыю, җыр һәм биюләрнең саф бәйгесендә катнашу - бик күп кызыклы чаралар булды. 60-80нче еллардагы пионерлар хоры, җәйге пионер лагере,төнге учаклары күпме яхшы хәтирәләр. Иң истә калган хәтирәләрнең берсе  әлбәттә инде," Аҗаган " уены. Ул  урман буйлап бурело аша йөрүләр, тырналып беткән тезләр ,кичке черкиләр һәм иң мөһиме җиңүдән балкыган бәхетле йөзләр-болар барысы да онытылмаслык тарих. 

Пионер бәйрәме көне уңаеннан Ачы авыл мәдәният йортында клуб берләшмәсендә катнашучылар белән берлектә "Пионерия көне"дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Тарих һәм җырларны искә төшерделәр.

 

  Сауш мәдәният йортында «Наркотиклар — сак бул!" дип исемләнгән аралашу сәгате узды. Алып баручы чарада катнашучылар белән нинди гадәтләр барлыгын билгеләделәр һәм аларны «зарарлы» һәм «файдалы» төркемнәргә бүлделәр. Катнашучылар тормыштан зарарлы гадәтләрнең кеше сәламәтлегенә һәм тормышына начар йогынты ясавы, нинди сәбәпләр аркасында җинаять юлына әйләнергә мөмкин булуы турында мисаллар уздырдылар.

      Соңыннан наркотикларга каршы «наркотикларга каршы Кинематограф»дигән фильм күрсәтелде. 

   Бүген интернет яшәешнең бөтен өлкәләренә дә үтеп кереп бара. Интернетның тизлеге, аның мөмкинлекләре дә елдан-ел арта. Бүген интернет мәгълүмат алуда иң мөһим чыганак ,әмма шул ук вакытта бер файдасызга вакытны бушка әрәм итеп, көне-төне интернетта утыру да яхшыга китерми. Бу гадәттән бигрәк тә сәламәтлек нык зыян күрә.

   21 май көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл яшьләре белән “Интернетка вакытыңны әрәм итмә” дип исемләнгән әңгәмә уздырдылар. Чараның максаты -  аларны  бер көнгә булса да интернеттан, компьютерлардан аерып, "чынбарлык тормыш"та яшәргә, вакытны яраткан шөгельгә багышларга, әдәби китаплар, газета-журналлар укырга өндәү.

1100 ел элек ислам динен кабул итү,  дәүләт дине буларак мөһим тарихи әһәмияткә ия. 22 май көнне Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл үзәгендә урнашкан "Габделхәй" исемендәге мәчеттә булдылар. Коръән укый белүче Наҗия апа балаларны ислам тарихы белән таныштырды, вәгазь укыды.Шулай ук балаларга өстәл янында әдәплелек кагыйдәләренә өйрәтте. Алар аны зур кызыксыну белән тыңладылар. Матур бинаның ишекләре һәркем өчен ачык.

Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән?! Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Бер ишесе шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә. Икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә. Өченчеләре җир куеныннан ургылып чыга да яшел үзәннәргә җәелә. Дүртенчеләре җир күкрәгеннән бәреп чыгалар да коеларны тутырып торалар. 21 май көнне Караширмә авылы клубында "Чишмәләр- яшәү чыганагы" дигән темага балалар белән әңгәмә үткәрелде һәм авылыбыздан ерак түгел урнашкан чишмәбезгә Рифкать абый экскурсия ясады. Балалар саф сулы чишмәнең матурлыгына сокланып, савытларына су тутырып алдылар. Чишмәләрне чиста тоту, аларны ничек саклау турында да сөйләшү булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International