Агымдагы елнын 25 апреленнэн районын авыл жирлеклэрендэ шэхси затлардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара. Техник карауга килучелэр курсэткече, техникасы булган шэхеслэр санын уртача 65-70% тын тэшкил итэ.
Безнең Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчебез Гайнутдинов Райнур “Тукай язы” бәйгесендә “Кызыклы шәкерт” шигырен яттан сөйләп призер грамотасы белән бүләкләнде.
13нче май көнне Теләче 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гайнуллина М.В. Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре арасында уздырылган “Иң милли тәрбияче” бәйгесенең йомгаклау өлешендә катнашты. Әлеге чарада аңа бәйгенең “Милли белем һәм тәрбия бирүдә яңа инновацион технологияләрне иң оста файдаланучы тәрбияче” номинациясендә беренче урын яулаган өчен диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Шармыш авыл китапханәсендә үз төбәген, тарихын яратучы күпкырлы укучылар өчен 11 майда "Минем авыл - Россиянең бер өлеше" күргәзмәсе ачылды, ул Халык сәнгате һәм Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасын саклау елына багышлана. Күргәзмә туган җиргә булган мәхәббәт хакында сөйли.
Бүгенге көнне заман техникасы - компьютердан башка күз алдына да китереп булмый. Яшьләр аның серенә тиз төшенә, тик менә өлкән яшьтәгеләргә ни эшләргә? Бүген бөтен дөньяны яулап алган цифрлы тормыш халыкны күп кенә мәшәкатьләрдән арындырырга ярдәм итә. 12 май көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Өлкәннәр өчен цифрлы мөмкинлекләр" дигән темага презентация күрсәттеләр. Презентацияне күрсәтүнең төп максаты - өлкән яшьтәге кешеләргә Интернет челтәре аша үзләренең якыннары, башка шәһәрләрдә яшәүче туганнары белән аралашырга, төрле түләүләрне башкару, аларны кызыксындырган мәгълүматлардан файдаланырга мөмкинлек бирү. Әлеге чарада шул турыда сөйләшү һәм фикер алышулар булды.
Петр I тууына 350 ел тулу уңаеннан Теләче үзәк китапханәсенең уку залында киң катлам укучылар өчен "Бөек Петр һәм аның вакыты" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Петр Беренче исеме һәркемгә билгеле, ул бөек дәүләткә нигез салучы. Күргәзмәдә Петр беренченең тормышын һәм эшчәнлеген тасвирлаган әдәбият тәкъдим ителде.
Җомга, 13 май көнне, Теләченең «Дружба» балалар иҗтимагый оешмалары Бөтенсоюз пионерлар оешмасының 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган җыелыш булып узды. Чарада шулай ук Олы Мишә урта мәктәбе «Алмаш» активистлары да катнашты. Район мәктәп укучылары бирегә үзләрен күрсәтү, үзләренең иҗтимагый оешмасы турында сөйләү, яңалыкларны белү өчен бергә җыелдылар.
7 май көнне Максабаш авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг һәм "Җиңү безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән бәйрәм концерты үкәрелде.Чара Ю. Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ф. Р. Махмутов, Теләче муниципаль районы Башкарма комитете, финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Р. Р. Яхин котлавы һәм Максабаш авылы имамы Тимершәех хәзрәт Усманов хәер фатыйхасы бн башланып китте. Мәдәният хезмәткәрләре, Максабаш башлангыч мәктәбе һәм авыл үзешчәннәре катнашында үткән концертта сугыш турында шигырьләр укылды, сугыш еллары һәм җиңү турында җырлар, биюләр башкарылды. Соңыннан илебез тынычлыгы өчен көрәшкән мәрхүм авылдашлар бер минут тынлык белән искә алынды һәм һәйкәл янына веноклар куелды.
Петр I тууына 350 ел тулу уңаеннан 11 май көнне Айдар авыл китапханәсендә «Петр беренче – бөек Россиянең беренче императоры» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Петр беренченең тормышын һәм эшчәнлеген тасвирлаган әдәбият тәкъдим ителде. Петр Беренче исеме һәркемгә билгеле, ул бөек дәүләткә нигез салучы.
Сәяси, икътисади, мәдәни, мәгърифәтчелек, белем бирү вакыйгалары да аның исеме белән бәйле. Нәкъ менә аның тарафыннан беренче мәдәни учаклар: музей, театрлар, парклар, китапханә һәм фәннәр академиясе ачыла.
Яшәешебезнең һәр көне, һәр елы безне 1945 елның 9 Маенда кичергән шатлыклы мизгелләрдән ерагайтса да, бу бөек бәйрәмнең даны үзгәрешсез кала.