14 май көнне, Теләчестадионында быел 27 февральдә Украинада махсус операция вакытында һәлак булган райондашыбыз, ефрейтор Кириллов Олег Анотольевич исәтәлегенә багышланган күптөрле ярышлар буенча (многоборье буенча) Спартакиада булыпүтте.
16 май көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары белән очрашу булып узды. Тимур Викторович Никонов 8,9,10 һәм 11 нче сыйныф укучыларына «Саннар дәресе» проекты кысаларында дәрес үткәрде. Тимур Викторович «Виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык» темасы буенча бик күп кызыклы фикерләр җиткерде, үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Укучылар дәрестә актив катнаштылар, инновацион технологияләр буенча үз фикерләрен белдерделәр.
14 май көнне Лаеш шәһәрендә ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» дигән Республика конкурсының финал өлеше булып узды. Иң яхшы сыйныф исемен билгеләү өчен республикабызның 25 районыннан 27 команда килде. Конкурс программасы 3 сынаудан гыйбарәт иде: «Безнең күңелле дус сыйныф» визит карточкасы, иҗади проектны яклау һәм «Цифрлаштыру елында ата-аналар» иҗади номеры. Бу чарада Теләче районы данын безнең Олы Мишә урта мәктәбе яклады. Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча без мактаулы призлы урынга лаек булдык. Мәктәбебез диплом һәм портатив колонка белән бүләкләнде.
14 май көнне, Теләче стадионында быел 27 февральдә Украинада махсус операция вакытында һәлак булган райондашыбыз, ефрейтор Кириллов Олег Анотольевич исәтәлегенә багышланган күп төрле ярышлар буенча (многоборье буенча) Спартакиада булып үтте.
Математика атналыгы кысаларында, Караширмә башлангыч мәктәбендә, математик КВН үткәрелде. Балалар математиканың серле һәм кызыклы дөньясы буйлап сәяхәт иттеләр. Мәсьәлә, ребус, кроссвордларны дөрес чишү өчен балаларга аеруча зирәк, тапкыр һәм игътибарлы булулары ярдәм итте.
14 нче май көнне Теләче муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-10 нчы сыйныф укучылары арасында, безнең Олы Мишә урта гомуми белем бирү мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы ефрейтор Кириллов Олег Анатольевич истәлегенә багышлап, җинел атлетике буенча спартакиада үткәрелде. Бу ярышта безнең укучылар командасы да катнашты, шулай ук ярышларны ачу тантанасында активистларның иҗади төркеме Олег Анатольевич якты истәлегенә сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Киеренке көрәш барышында Вәлиев Рамил һәм Шәрипов Динар граната ыргыту һәм автомат сутеп-җыю буенча 3 нче урынны яуладылар. Котлыйбыз!
"Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге һәм районның Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре тарафыннан уздырылган "Тарихны онытмыйк" бәйгесендә катнашып, Казаклар, Шармыш, Баландыш, Олы Мишә, Югары Кибәхуҗа, Иске Җөри, Айдар, Шәдке, Күкчә, Максабаш һәм Олы Нырсы авыл китапханәчеләре дипломнарга лаек булды.
13 май көнне Теләче үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Халыкара гаилә көненә багышлап “Китаплы гаилә - бәхетле гаилә” дип исемләнгән әдәби бәйрәм үткәрде. Әлеге чарада “Яшь гаилә” кызыксындыру клубына йөрүче 7 гаилә катнашты.
7 май көнне Урта Мишә авылы китапханәсе, Самара өлкәсе балалар китапханәсе тарафыннан оештырылган һәм Бөек Җиңү көненә багышланган «Балаларга сугыш турында укыйбыз» дип исемләнгән XIII халыкара акциядә катнашты. Әлеге акциянең максаты - сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. Балаларга китапханәдә “Җиңүгә илткән юллар” дигән батырлык дәресе үткәрелде. Китап укучылар Бөек Җиңүнең нинди көч һәм югалтулар белән яулануы, тылдагы авыр хезмәт, сугыш чоры балалары тормышы турында белделәр. Бу акциянең яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә роле бик зур. Әлеге акциядә катнашып китапханә Диплом белән бүләкләнде.
Конкурста катнашучылар түбәндәге темалар буенча төрле сюжетларны яктыртырга тиеш иде: “Саклана торган үсемлекләр һәм хайваннар”, “Эколог һөнәре”, “Шәһәрнең экологик мөһите”, “Планетаның киләчәге”. Бу конкурста Урта Мишә авылыннан, 5 класста укучы Шингарева Айгөл “Шәһәрнең экологик мөһите” исемле номинациясендә катнашып 3 нче урынга лаек булды һәм диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе - Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Г.И.