Ел саен 18 майда Халыкара музейлар көне билгеләп үтелә. Әлбәттә балалар туган якны өйрәнү һәм якташлар музеена чираттагы сәяхәтне түземсезлек белән көтәләр. Музейлар көне уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче балалар белән Максабаш авылы мәдәният йортында урнашкан Роберт Галиев музеена экскурсия оештырдылар. Һәр музей балага яңа тәэсирләр бүләк итә. Моннан тыш музей күзаллауларны киңәйтә,үстерә, үз-үзеңне күрсәтүнең яңа ысулларын табарга ярдәм итә. Музейда балалар КГАУ каршындагы халык театры җитәкчесе, атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Галиевның шәхси әйберләре,фотоальбомнары белән таныштылар.