ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Югары Кибәхуҗа мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәгеләр төртеменә йөрүче балалар төрле күзәтүләр үткәрергә яраталар.Тәрбияче апалары белән каен ботаклары алып кереп суга утырттылар һәм күзәтү уздырдылар.Һәр көн саен бөреләрнең ачылганын,яшел яфраклар барлыкка килгәнен күреп сөенделәр.Балалар күзәтү аша үзләре нәтиҗә ясадылар: яфраклар барлыкка килсен өчен җылы, яктылык, су кирәк.Балалар үзләренең күзәтүләреннән бик кәнагать калдылар.

20 апрель көнне Балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогы Нуртдинова Рәзинә Сәлим кызы Флюид Арт техникасы буенча мастер -класс күрсәтте. Әлеге мастер-класста ике өстәмә белем бирү педагогы Галимзянова Ф. Г. Һәм Набиуллина Р.Р., методист Гараева Р.Р., директор урынбасары Нигъматуллина Л.И. катнашты.

«ЭКОяз» акциясе кысаларында Баландыш авыл мәдәният йорты һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре көче белән мәдәният йорты янындагы территория, Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларга куелган һәйкәл яны  тәртипкә китерелде.

Әлмәт шәһәрендә үткәрелгән сәхнә сәнгате буенча “Театр как театр” VIII республикакүләм  бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Анда Татарстанның 33 җирлегеннән 300 дән артык иҗат коллективлары һәм нәфис сүз осталары катнашты. Фестиваль берничә номинациядә үткәрелде. “Драма театры” номинациясендә  Балыклы башлангыч мәктәбенең “Сәйлән” театр төркеме һәм "Нәфис сүз"  номинациясендә Кәримов Сәид  2 нче урыннарга лаек булдылар.  Без укучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

Апрель - дөньяга Тукайны бүләк иткән ай. 26 апрель көнне татар халкы Тукай туган көнне билгеләп үтә, шигырь бәйрәме үткәрә. Бу бәйрәм уңаеннан Олы Кибәхуҗа башлангыч  мәктәбе укучылары Тукай шигырьләрен ятладылар, аның шигырьләренә иллюстрацияләр ясадылар. Эшләрен төрле конкурсларга җибәрергә дә онытмадылар.

2022 елның 20 апрелендә, Казанда Бөтенроссия туган тел форумы кысаларында Халыкара олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды . Бу чарада Баландыш төп мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Гыйләҗева Танчулпан катнашучы дипломы белән бүләкләнде. (Җитәкчесе - Зәйнуллина Раушания Хәким кызы)

Булачак өметле яшь шагыйрьләрне, язучыларны, журналистларны барлау , үстерү максатыннан, Татарстан мәгариф министрлыгы, Татарстан Язучылар союзы белән берлектә  һәр ел саен “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен үткәрә.Бу ярышта Баландыш төп мәктәбе укучылары актив катнаша. 7 нче сыйныф укучысы Гайнутдинова Назлыгөл  1 урынга лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз!!!  (Җитәкчесе – Зәйнуллина Раушания Хәким кызы)

Апрель – Тукай ае. Һәр елны аны Тукай айлыгы дип игълан итәләр. Безнен Олы Мәтәскә  балалар бакчасында да Тукай айлыгы дэвам итэ. Бүген балалар белән Габдулла Тукайның тормыш юлы турында презентация карадык һәм иҗады белән таныштык. 

Бүген Теләче районы «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.Тантаналы шартларда вахтер Фараджов Гидаят Мурсал оглын социаль өлкә хезмәткәрләре котладылар. 

Габдулла Тукай – татар халкының  бөек шагыйре. Апрель -Тукай ае, Тукай язы.Шул уңайдан Олы Мишә урта мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары “Тукай геройлары”дигән темага рәсемнәр  ясадылар. Г.Тукай үзенең иҗат җимешләре аша  хезмәтне , табигатьне ,кешеләрне  яратырга, гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Балаларыбызның аның әсәрләрен белүләре , кызыксынулары күңелебездә  горурлык һәм  якты хис  уята.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International