ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2021 ел
җомга

Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә, ул ВИЧ инфекциясенә каршы көрәш буенча оештырырыла. СПИД- планетаның барлык төбәкләре буенча таралуны дәвам итә. Ел саен Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне төрле девизлар астында үткәрелә, ул хәзерге вакытта булган мөһим проблемаларның берсе булып тора. СПИДка каршы көрәш символы-кызыл тасма, бу өлкәдә бер генә акция дә хәзер аннан башка узмый.

Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре «Безнең тормыш-безнең кулларда»дигән акция уздырдылар. Акцияне оештыручылар авылдашларына мәгълүмати буклетлар тараттылар.

Максабаш авылы мәдәният йортында 2022 елга узара салым акчасын жыю буенча гражданнар жыелышы узды.

Жыенда Ю.Кибэхужа жирлеге башлыгы Махмутов Ф. Р. узара салым акчасына 2021 елда башкарылган эшләр хакында таныштырды. Жыелачак узарасалым акчасына эшләнәчәк эшләр турында сойләде. Очрашу барышында Максабаш авылы халкы үзен борчыган сорауларны житкерде.

 

Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында эшләп килүче “Наз” бию коллективы Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган “Әпипә” Бөтенроссия үзешчән коллективларның татар халык биюе бәйгесендә катнашып “Традицияләргә тугърылык” номинациясе дипломына һәм сертификатка лаек булды.

Кызганычка каршы, тормышта шулай килеп чыга ки, җәмгыятьнең сәламәт кешеләр белән беррәттән һәр илдә балачактан яисә авырып, җәрәхәтләр алганнан соң инвалид булып калганнар да бар. Алар ярдәм кулы сузу - җәмгыятебезнең беренчел бурычларыннан берсе.

Инвалидлар декадасы кысаларында Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән пенсионерның өйләренә бардылар.

Бу көнне алар авылдашлары Чернова Наталья Федоровна янында булдылар.

“Куңел җылысын биреп” дигән акция кысаларында  Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле инвалид авылдашлары белән очрашуга бардылар. Хәлләрен белешеп, китапханәгә кайтучы китаплар, газета-журналлар белән таныштырдылар һәм күчтәнәч-пакет тапшырдылар.

Бу чарада балалар бик теләп төрле җырлардан көйләрне танырга тырыштылар, биеделәр һәм вакытны күңелле һәм тату үткәрделәр.

Теләче балалар китапханәсендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Изгелек изгелеккә тарта» дип исемләнгән чара үткәрелде. Бу көнне безгә кунак булып, китапханәгә еш йөрүче Дергунов Тимур килде. Ул өйдә уку өчен Джанни Родариның «Чипполино маҗаралары» әсәрен сайлап алды. Күптән түгел, инвалидлар декадасы кысаларында, без үзебез дә Тимурның өенә барып, яңа китаплар белән дә таныштырып кайттык.

Инвалидлар  декадасы  уӊаеннан  Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова М. тәрбиягә алып үстерүче балалар янында кунакта булды. Әлеге гаиләдә тәрбияләнүче балаларны сөендереп китаплар, күчтәнәчләр алып барды.

Баландыш төп  мәктәбенең 2 нче сыйныф укучыларын «Эзтабарлар» сафына кабул итү тантанасы булды. Сәяхәт рәвешендә узган бу бәйрәмдә укучыларның белемнәре тикшерелде. Укучылар эзтабарларның символикасы, законнары һәм традицияләре белән таныштылар һәм тантаналы ант бирделәр. Эзтабарларга галстуклар бәйләнде һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Айдар авыл китапханәсеннән Ф.Фаляхова Фәрит Яхинның 60 яшьлек юбилеена багышлап Сарман үзәк китапханәсе оештырган “Фәрит Яхинны укыйбыз” дип исемләнгән онлайн бәйгедә катнашты. Ул язучының “Тормыш бәясе” хикәясеннән видеоязма җибәреп,  “Проза” номинациясендә 3 урынга лаек булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International