ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Октябрь- ноябрь айларында  узган сайлап алу турларында барлыгы 800 гә якын кеше катнашса, Гала концертта 200 дән артык үзешчән артистларыбыз сәхнә тотты. Тамашага килгән районыбыз  халкы иҗат сөючеләрнең чыгышын җылы каршы алып, көчле алкышларга күмде. Районыбыз җитәкчесе Хаҗипов Н.Н.


28
ноябрь, 2021 ел
якшәмбе

Илдә билгеләнеп үтүче бихисап бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора.


26
ноябрь, 2021 ел
җомга

                                                                          


24
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген, 24 ноябрь көнне, Баландыш төп мәктәбенең  9нчы сыйныф укучылары  математика  фәненнән сынап карау имтиханы тапшырдылар.

24 ноябрьдә Шармыш авылы китапханәчесе өлкән укучыларының өйләренә барып "Тәрәз төбендә могҗиза" дип исемләнгән әңгәмә корды. Сөйләшү барышында алар алоэ, каланхоэ, яран кебек гөлләр турында, алар белән дәвалану үзенчәлекләре турында сөйләштеләр. Китапханәдә әлеге темага багышланган күргәзмә куелды.

2021 елның 23 ноябрь көнендә Ачы авылында яшәүче тыл ветераны Тамара Петровна  үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан аңа Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Фәридә Галимова һәм Теләче авыл җирлеге сәркатибе Лариса Шилякина җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 25.11.2021 елдан 03.12.20021 елга кадәр Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган "кайнар линия" үткәрүне оештыра


23
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

22-23 ноябрьдә Казан шәһәрендә ир-атлар командалары арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.

 

Әмма елның бер көне​ндә – 18 ноябрь көнне , котлауларны Кыш бабай үзе кабул итә.Шул уңайдан​,
21 ноябрь көнне ​ Ачы мәдәният йортында директор Солтанова Лилия Ильяс кызы һәм китапханәче Тихонова Вера Михайловна "Кыш бабайга открытка" дип исемләнгән мастер - класс үткәрделәр. Вера Михайловна балаларга Кыш бабайның кайда яшәве,​ кемнәр Яңа елга теләгән бүләк турында хат алып килергә мөмкин булуы турында сөйләде. Балалар рәхәтләнеп Кыш бабай өчен открыткалар ясадылар. Шигырьләр укыдылар, кыш турында табышмаклар чиштеләр.

19 ноябрь көнне Иске Җөри балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотик тәрбия һәм традицион кыйммәтләрне формалаштыру» темасына район балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен семинар-киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International