1 нче декабрьдә «Разноцветный мир» дип исемләнгән рәсем конкурсларында җиңгән балаларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Җиңүчеләр арасында безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Хусаинов Э.дә бар. Аңа бүләкне бакча мөдире Дәүләтшина А.Н.һәм “Балалар иҗаты үзәге” җитәкчесе Мәхмүтова З.Ш. тапшырды.
1 нче декабрьдә «Разноцветный мир» һәм «ГТО глазами ребенка»дип исемләнгән рәсем конкурсларында җиңгән укучы балалар грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
3 нче декабрьдә - Билгесез Солдатны искә алу көнендә Халыкара акция “Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест” үткәрелә.
29 ноябрь көнне Баландыш төп мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары һәм география укытучысы Гилазова Э.Р. "Географик диктант" Халыкара акциясендә катнаштылар. Географик диктант Рус география җәмгыяте тарафыннан, җәмгыятьнең Попечительләр советы рәисе, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин инициативасы белән, 2015 елдан башлап ел саен үткәрелә. Диктант географик белемнәрне популярлаштыру һәм Россия географиясе белән кызыксынуны арттыру максатыннан үткәрелә.
Шәдке балалар бакчасында балалар өчен мөстәкыйль эшчәнлек алып бару өчен барлык шартлар да тудырылган. Безнең балаларның яраткан уеннар – мозаика, конструкторлар һәм башкалар.Шулай ук алар рәсем ясарга, китаплар карарга, биергә бик яраталар.
"Бөтендөнья халык санын алуны уңышлы уздыруга ярдәм итегез! Бөтенсоюз халык санын алу – бөтенхалык эше"» "Бер генә торак пункт та , бер генә торак йорт та , бер генә кеше дә халык санын алу вакытында үткәрелергә тиеш түгел», «халык санын алу хезмәткәрләре! Бөтенсоюз халык санын алуны вакытында һәм үрнәк итеп уздырачакбыз". Нәкъ менә халык санын алу безнең җәмгыятьтә барган үзгәрешләрне даими теркәп бара һәм илдәге социаль-икътисади процессларның картинасын тәкъдим итә. Бу хакта 1979 елгы халык санын алу девизы сөйли. "Халык санын алу материаллары безнең халык казанышларының ачык иллюстрациясе булып тора". Социаль һәм икътисади программаларны планлаштыру өчен нигез буларак исәпкә алу нәтиҗәләре турында 1989 елгы халык санын алу девизы сөйли. Синең халык санын алуда катнашу-илебез планнарының төгәллеге нигезе".
29 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр diktant.rgo.ru сайтында Халыкара акция “ Географик диктант “ үткәрелә. Диктант язу өчен diktant.rgo.ru сайтында үзегез теләгән диктант язу мәйданчыгын табарга һәм теркәлергә кирәк. Диктантны барлык теләгәннәр яза ала.Туган илебезне яратырга, аның географиясен, тарихын белергә кирәк. Унышлар телибез!
27 нче ноябрьдә Теләче урта мәктәбендә “Хәвефсез тәгәрмәч” дип аталган яшь инспекторлар бәйгесендә призлы урынга чыккан укучыларыбызны һәм аларның җитәкчесе Р.Р. Гатиятовны бүләкләү тантанасы узды.
Россия Федерациясе Президенты фәрманы нигезендә 2020 нче елның 14 нче декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.
Илдә билгеләнеп үтүче бихисап бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора.
Ул беркем дә битараф кала алмый торган бәйрәм. Һәрбер хатын- кыз бу тормышта әни булу бәхетен татырга лаек. Үстереп, олы тормыш юлына чыгарган балалары куаныч китереп, ил-көнгә лаеклы уллар-кызлар булып үссәләр, әни кеше өчен бу икеләтә бәхет.