ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Шуларның берсе бар кешенең дә күңеленә якын бәйрәм - Әниләр көне.  Бу бәйрәмдә аеруча әниләргә игътибарлы булырга тиешбез. Чөнки әниләр – җир йөзендәге иң изге затлар. Алар бәйрәм көнне генә түгел һәр көнне кадер-хөрмәткә лаек.   Шул  максаттан 27 ноябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән   берлектә,  “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән татар халкының “Өч кыз  ” әкияте сәхнәләштерелде.

Әниләр көне – иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе, чөнки безнең һәрберебез дә балачактан хәзерге көнгә кадәр үзенең күңелендә бердәнбер һәм кабатланмас образ – үзенең  әнисенең сурәтен йөртә. Әниләр бәйрәме уңаеннан 28 ноябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты  белән берлектә “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йорүче укучылар арасында “Минем әни иң матуры” дип аталган  рәсем конкурсы үткәрелде. Әлеге  конкурс балалар өчен үзләренең сәләтләрен күрсәтергә яхшы мөмкинлек булып тора.

Наркотикларга каршы көрәш акциясе кысаларында, Алан авылы китапханәсендә югары сыйныф укучылары өчен әңгәмә үткәрелде. Укучылар ярдәмендә авылдашларга тематик буклетлар,  кисәтү кәгазьләре таратылды.

“Сабыйга” китап укучылар берләшмәсенә йөрүче балалар,электрон презентация ярдәмендә  һәм китапханәче сөйләве буенча театрның борынгы заманнардан алып хәзерге көнгә кадәр үсеш тарихын тыңладылар. Яшь укучыларыбыз танып-белү викторинасында катнаштылар, “Шалкан” әкиятен рольләргә бүлеп укып һәм уйнап карадылар.

Балалар үзләренең әниләре хөрмәтенә матур җырлар,күңелле биюләр, әкият  күренешләре ,үзләренең чын йөрәктән сөйләгән  котлау сүзләрен һәм шигырьләрен җиткерделәр. Бәйрәмгә  “Ана назы җирдә мәңгелек”  дип исемләнгән тематик китап күргәзмәсе дә оештырылды.

Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр. Әлеге бәйрәмгә багышлап Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче ханымнар белән, “Әнкәйләргә – мәдһия” дип аталган әдәби тематик кичә үткәрделәр. “Әниләр –олуг затлар” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Бәйрәм барышында Әниләр бик теләп китап күргәзмәсенә куелган китаплар белән таныштылар. Кичә чәй табыны артында дәвам итте.

Баландыш авыл китапханәсендә 26 ноябрь көнне әдәби ярминкә үткәрелде. Анда викториналар, конкурслар, рольле уеннар, үзешчән сәнгать номерлары, әдәби яңа китапларны дегустацияләү һәм кунаклар өчен чәй булды. Кунаклар 6-7 сыйныф укучылары иде.

1декабрь көнне Теләче үзәк  китапханәсендә Татарстанның халык язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 90 ел тулу уңаеннан “Мин бит гади авыл баласы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучының төрле елларда басылып чыккан китаплары, аның турында язылган истәлекләр тәкъдим ителде, әсәрләренә әдәби күзәтү ясалды.

Билгесез солдат көне -Россиядә истәлекле дата, 2014 елдан башлап, ел саен 3 декабрьдә ил территориясендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә билгеләп үтелә. Шул уңайдан 2 нче декабрь көнне Баландыш төп мәктәбендә Билгесез солдат көненә багышланган сыйныф сәгатьләре үтте.

29 ноябрьдән  6 декабрьгә кадәр Теләче урта мәктәбе укучылары Халыкара акция “ Географик диктант “та катнашалар. Диктант язу өчен  diktant.rgo.ru сайтында  онлайн үтәргә була. Диктантны барлык теләгәннәр яза ала.Туган илебезне яратырга, аның географиясен, тарихын белергә кирәк. Уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International