Рус телен укыту урта, өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә алып барыла. Шуны да исәпкә алырга кирәк, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның рус телен укытуда зур уңай мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен эшне 4-6 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алган төгәл уйланылган методик система нигезендә төзергә кирәк.
1 декабрь көнне Баландыш балалар бакчасының өлкән төркем тәрбияләнүчеләре, тәрбияче Гайнетдинова А.А. «Әкиятләр дөньясында Коррупция»дигән темага коррупциягә каршы тәрбия бирү буенча дәрес үткәрде. Дәрестә балалар үзләре өчен «ришвәт» һәм «вымогатель»дигән сүзләр төшенчәсен аңладылар. Әкият персонажлары белән бергә тормыштан төрле ситуацияләрне карадылар. Коррупция турында видеоролик карадылар.
Бүген Россиядә Ватан Геройлары көне-ул безнең илдә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Баланыш төп мәктәбендә Ватан Геройлары көненә багышланган сыйныф сәгатьләре үтте. Анда Россия геройларын: А.Невский, Д. Донский, Минин һәм Д. Пожарский, А. Суворов, М. Кутузов, Г. Жуков һәм Ватанның башка данлыклы улларын искә алдылар. Ватан Геройлары көне-безнең өчен мөһим булган истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройларының нинди батырлыклар кылганын хәтер саклап калу чарасы булып тора. Без каһарман әби-бабаларыбызны искә алып кына калмыйбыз, ә хәзерге вакытта яшәүче геройларны да хөрмәтлибез.
2 декабрь көнне инвалидлар декадасы уңаеннан Теләче үзәк китапханәсендә мөмкинлеге чикле булган китап укучыбыз Миләүшә Шакурованың “ Мин тормышка гашыйк” дип исемләнгән кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Бу күргәзмәдә аның күңел җылысын биреп башкарган эшләре урын алды. Аның иҗат җимешләрен китапханәгә килеп күрә аласыз. Сатып алу мөмкинлеге дә бар.
Шул максаттан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “ Исемең синең билгесез, батырлыгың мәңгелек”- дип исемләнгән “Билгесез солдат” истәлегенә обелиск янында мәгълүмәти сәгать үткәрделәр. Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче аларга бу көннең ничек, кайчан барлыкка килүе турында кыскача информация бирде. Ахырдан укучылар “ Билгесез солдат” истәлегенә обелискка чәчәк салдылар.
Шул максаттан 1 декабрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Исемең – билгесез, батырлыгың - үлемсез” дип исемләнгән патриотик сәгать үтте.
Чара барышында укучыларга билгесез солдатлар каберлегенә күмелгән солдатлар турында мәгълүмәт бирелде, «Хәтер китабы»на күзәтү ясалды. Ватан хакына башларын салган исемсез геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Бу көн ВИЧ – инфекциясе таралуын һәм ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен, авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора. Бу дата ел саен бөтен дөнья җәмәгатьчелеген әлеге авыру турында истән чыгармаска гына түгел, ә бу чирне йөртүче кешеләрне дә түземле булырга чакыра. Һәм, иң мөһиме, планетада яшәүче һәр кеше профилактиканың сәламәтлек өчен көрәштә бик мөһим булуын аңларга тиеш. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, Субаш авыл клубында,китапханә белән берлектә, яшүсмерләр өчен "СПИД перед нами" дип исемләнгән тематик әңгәмә узды. "ВИЧ-инфекциясе – ул, иммун системасын зарарлый һәм тарката торган, икенчел инфекция һәм яман шешләрне барлыкка китерүче иммунитет синдромы." – дигән фикергэ килде яшүсмерләр.
Бәйрәм кичәсе чәй табыны артында үтте.
Көзнең соңгы якшәмбесендә матур һәм изге бәйрәм-Әниләр көне билгеләп үтелә. Иң кадерле бик тә якын кешене сөендерәсе килә! Әни өчен аеруча күңелле бүләк - балаларының мәхәббәтен, кайгыртуын һәм игътибарын күрү. Әни өчен бала кулы белән ясалган бүләк алу күп тапкыр кыйммәтлерәк һәм кадерлерәк.
28 ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә ”Күңелле балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар белән әниләр көненә багышланган “ Әнкәй җирдә иң газиз кеше” исеме астында рәсем конкурсы узды.