Мөслим, Әгерҗе, Теләче, Мамадышның үзеннән булган йөзүче егет-кызлар катнашты әлеге ярышларда. Теләче спорт мәктәбе йөзү бүлегенә йөрүче балалар да тренер Заһидуллин Б.Х., инструктор-спортсмен Галимов Н. җитәкчелегендә бу турнирда булып кайттылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Хөсәенова Л. З. социаль хезмәт алучы бала белән дәрес үткәрде. Ком терапиясе балалар өчен бик кызыклы һәм нәтиҗәле технология булып тора. Комлыкта уздырыла торган дәрес фантазияне, иҗади сәләтләрен, образлы фикерләүне, вак моториканы, игътибарлылыкны һәм концентрацияне үстерә. Дәрес ахырында бала "Роботлар" дип аталган уен уйнады.
«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Хөсәенова Л.З. Олы Мәтәскә мәктәптә укучы балалар белән “Мин һәм минем Туган илем” технологиясе кысаларында "Мин Россиядә яшим" дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: патриотизм хисе, үз илең өчен хөрмәт һәм горурлык, дәүләт символларына хөрмәт, үз илең тарихына карата кызыксыну тәрбияләү, Россия мәдәнияте турында белемнәрне тирәнәйтү. Дәрес уен-сәяхәт рәвешендә узды.
23 нче ноябрьдән 13 нче декабрь көннәрендә Теләче урта мәктәбе укучылары «Урок Цифры» дип исемләнгән Бөтенроссия белем бирү акциясендә катнашалар. Бөтенроссия белем бирү акциясен информатика укытучысы Ф.Ф. Гаптрахманов оештыра. Бөтенроссия белем бирү акциясендә 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша.
2020 ЕЛНЫҢ 1 ДЕКАБРЕНДӘ МИЛЕК САЛЫМНАРЫН ТҮЛӘҮ СРОГЫ ЧЫГА
25 ноябрь көнне Баландыш төп мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Тимербаев Раил Таҗетдин Ялчыгол исемендәге V региональ фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. (Җитәкчесе Тимербаева Ф.Р.) Zoom аша үткәрелгән әлеге конференциядә Раил 2 урынга лаек булды. Котлыйбыз!
Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә, нинди генә бүләкләр бирсәк тә аз булыр сыман.
Баландыш төп мәктәбе укучылары да “Әнигә бүләк”акциясендә катнашып, әниләренә матур- матур бүләкләр әзерләделәр.
Әни булу гаять олы, мактаулы бурыч. Әниләребез – бөтен гөмерләрен балаларга багышлаган кешеләр. Алар безнең уңышларыбыз өчен ихластан сөенә, авырлыклардан яклый. Бердәнбер иң якын, иң хөрмәтле, иң кадерле кешеләребез сез –әниләр. Шушы уңайдан,Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә балалар төркемендә,әниләр көненә багышланган бәйрәм булып узды. Чарада балалар үзләренең матур җырларын җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр, матур биюләрен бүләк иттеләр.
Безнең Баландыш төп мәктәбендә Бөтенроссия акциясе кысаларында «Зур мәгълүматлар» темасына дәресләр узды. «Цифр дәресе» проекты — цифрлы күнекмәләргә өйрәтү һәм программалаштыру буенча гадәти булмаган дәресләр сериясе. Бу дәресне информатика укытучысы Шакирова Ә.З. уздырды. Дәрестә алган мәгълүматлар укучылар өчен кирәкле һәм файдалы булыр дип уйлыйбыз.
Буген Шәдке балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган бәйрәм булып үтте. Балалар әниләргә биюләр,җырлар бүләк иттеләр, иң кадерле бүләк инде әлбәттә үз куллары белән ясаган бүләкләр иде.Кадерле әниләребез! Сезгә кояштай озын гомер, гаилә бәхете, нык сәламәтлек телибез.