25 ноябрь көнне безнең Олы Мәтәкә балалар бакчасы гөр килеп торды. Әниләр көне уңаеннан “Иң кадерлем - әнием!” дигән бәйрәм үткәрелде..Әни! Бердәнбер иң кадерле, хөрмәтле, якын кешебез ул безнең. Авырып китсәк тә, әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачса да әни каршына йөгереп киләбез. Берәрсе кыерсытса да, тизрәк әни янына ашыгабыз. Әни-безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да! Әниләр көне уңаеннан бүген безнең балалар бакчасында бәйрәм үткәрелде. Балаларның әниләргә карата булган изге хисләре, теләкләре шигъри юллар аша, җыр, бию аша тапшырылды. Балаларның җан җылысы салып эшләнгән истәлекле бүләкләре әниләргә тапшырылды.
Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» республика бәйгесе игълан ителде. Ул татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау, «классик шигърият» дигән тирән, бай тарихи-мәдәни хәзинәсен саклап калу, милли мәдәният өлкәсендә китапның урынын һәм әһәмиятен билгеләү, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау, аларга ярдәм итү һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү өчен оештырыла. Бу бәйгегә үзенең китап укучылары белән берлектә Казаклар авылы китапханәсе дә кушылды.
Укучылардан килгән рәсемнәр Вконтакте социаль челтәр битендә яктыртылып барыла.
21 көн дәвамында татар телендә укыган китапларның ошаган өзекләре Вконтакте социаль челтәрендә урнаштырылып барылды.
Китапханә хезмәткәрләре балаларны китапханәче һөнәре белән якыннан таныштырдылар, китапханәнең әһәмиятен аңлаттылар, китапларга сакчыл караш тәрбияләү, китапханәгә китапларның нинди юллар белән килүе һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләделәр. Балалар, үз чиратында, китап һәм әдәбиятыбыз үсешендә тирән эз калдырган бөек классигыбыз Н.В.Гоголь турында чыгыш ясады. Соңыннан, мәктәп программасына кертелгән «Ночь перед рождеством» әсәре буенча фильм күрсәтелде.
Китапханәчеләр укучыларны китап эшкәртү бүлеге, уку залы һәм абонемент белән таныштырды. Алар игътибарына төрле энциклопедияләр, белешмәлекләр, вакытлы мәтбугат басмалары тәкъдим ителде. Укучылар каталогтан ничек дөрес итеп файдаланырга кирәклеген зур кызыксыну белән тыңладылар. Экскурсия барышында якташ язучыларыбызның иҗаты, белән таныштылар. Ахырдан Советлар Союзы Герое А. К. Ксенафонтов турында презентация күрсәтелде.
Балалар Кыш бабай турында кызыклы риваять белделәр, табышмакларга, викторина сорауларына җавап бирделәр.
Күргәзмә материаллары театр дөньясын яңача ачарга ярдәм итәчәк, укучыларны театр турындагы кызыклы китаплар белән таныштырачак. Биредә театр тарихы, язучылар-драматурглар һәм актерлар иҗаты турында китаплар урын алды.
Шәдке балалар бакчасының балалары төзү материаллары белән уйнарга бик яраталар. Эшчәнлек вакытында алган белемнәрен алар уен вакытында ныгыталар. Бергәләшеп дустанә мөнәсәбәттә, аралашып уйнарга өйрәнәләр.
Баландыш авыл китапханәсендә «Китап сезнең өйгә ашыга» акциясе бара, аның барышында китапханәчеләр өлкән яшьтәге гражданнарга һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә китап белән аралашу шатлыгы тудыру турында кайгырталар. Шул уңайдан Баландыш авылы китапханәчесе Миләүшә Нәҗипова аларның өйләрендә булды, социаль яктан файдалы мәгълүмат, әдәбият һәм вакытлы матбугат яңалыклары белән таныштырды. 22 ноябрьдә өлкән укучыбыз Сәгыйть абый Шакиров янында булып, кирәкле китаплар алып киленде. Ул үзенә күрсәтелгән игътибар һәм яраткан китапларны уку мөмкинлеге биргән өчен бик рәхмәтле булды.