ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Шул уңайдан, 14 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә толерантлык көненә багышланган “Китап киштәсендә толерантлык» исемле кычкырып укулар оештырылды. Укучыларны толерантлык төшенчәсе белән таныштырып, дуслык, бер-береңә хөрмәт, тынычлык турында сөйләшүләр алып барылды, төрле милләт язучыларының әсәрләре кычкырып укылды. Чараның максаты: дөньяның төрле халыклары әдәбиятын пропагандалау, бүтән мәдәният вәкилләренә карата толерантлык, патриотлык хисләре тәрбияләү.

Әлеге әңгәмәнең максаты укучылар арасында бердәмлек, татулык һәм мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү; укучыларда патриотик хис тәрбияләү; үз-үзеңне саклау кагыйдәләрен һәм якыннарыңның куркынычсызлыгын кайгыртырга өйрәтү. Әңгәмә барышында яшүсмерләр үзләрен борчыган сорауларга җаваплар таптылар.

Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, журналлар тәкъдим итте. Алар үзләренә ошаган китапларны, журналларны  өйләренә укырга алдылар.

                                                                      

Хәзерге дөньяда террорчылык һөҗүме куркынычы иң куркыныч янауларның берсе булып тора. Кешеләр әлегә бу проблеманы хәл итәргә  өйрәнмәгән, тик аның белән көрәшергә һәм аның нәтиҗәләрен булдырмый калырга омтылырга тырышкан. "Терроризм - җәмгыятькә янау" стенды теракт вакытында кешенең төп гамәлләре, саклану чаралары, каршы тору мөмкинлекләре, ашыгыч ярдәм күрсәтү телефоннары һәм бу куркыныч аеруча мөмкин булган урыннар турында хәбәр итә.

5 Халыкара "Бөек этнографический диктант" мәгариф акциясе бердәмлек көненә багышлап 3-8 ноябрьдә Россия Федерациясенең барлык субъектларында онлайн форматта үтте.  Акция Россиянең 85 төбәгендә һәм чит илләрдә узды.  Максабаш авылы китапханәчесе дә белемен сынап карарга булды һәм бу чарада катнашты.

Проектның максаты - кешеләрдә экология культурасы тәрбияләү, экологик хокук бозуларны кисәтү.

Баландыш  мәдәният йортында “Без наркоманиягә каршы! Наркоманиягә юк дип әйт!”- дип исемләнгән темага түгәрәк өстәл артында яшьләр белән әңгәмә уздырылды. Сәламәтлек турында кайгырту – тәрбия эшенең гаять әһәмиятле өлеше. Шуңа күрә бу очрашуның максаты- яшьләрнең шат күңелле, тормыш сөючән булуы,  аның рухи тормышына,  дөньяга карашына көчле йогынты ясавы, акыл үсешенә уңай тәэсир итүе, үз көченә ышаныч тудыруы хакында булды. Авылыбыз яшьләре әңгәмәдә бик теләп катнаштылар, үз фикерләрен җиткерделәр һәм тәкъдимнәрен дә керттеләр.

16 ноябрь көнне Субаш авыл мәдәният хезмәткәрләре Халыкара толерантлык көненә багышлап, "Земля людей, земля языков- культур" исемле мәгълүмәти сәгать уздырдылар. Китап укучылар күргәзмәдәге, дөньяның күп илләре 16 ноябрь - Халыкара толерантлык көнен билгеләп үтүләре, толерантлы кешенең нинди сыйфатларга ия булуы турындагы мәгълъмүмәт белән танышты

Викторинаның беренче турында балалар кышлаучы кошларның күптөрлелеге һәм үзенчәлекләре белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.

Алдагы сәнгать туоында барлык катнашучылар да кошлар рәсемнәре ясадылар һәм кеше тормышында нинди роль башкарулары турында сөйләделәр. Әлеге чараның максаты: очыш һәм кышлаучы кошлар турында белемнәрне гомумиләштерү һәм киңәйтү, балаларда әйләнә-тирә дөньяга карата кызыксыну формалаштыру, тере табигатькә сак караш тәрбияләү, кышын кошларның туклануга мохтаҗ булуын күрсәтү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International