ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

16 нче ноябрьдән 17 нче ноябрьгә кадәр Арча шәһәрендә  2011 елларда туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабы узды, анда Биектау, Буа, Арча, Саба, Питрәч, Мамадыш, Кукмара һәм Теләче районнары командалары катнашты.. Теләче муниципаль районы өстәмә белем бирү педагогы Илнар Илфат улы Вафин җитәкчелегендә Теләче һәм Үзәк урта мәктәпләреннән килгән егетләр катнашты.

Уен нәтиҗәләре буенча безнең команда 2 нче урынны яулады. 1 нче урында Биектау командасы, 3 нче урында Мамадыш командасы.

Шушы көннәрдә Республика күләмендә XI нче тапкыр үткәрелүче «Кояшлы куян» -  энергияне сак тоту темасына багышланган балалар иҗат эшләре бәйгесенә йомгак ясалды.

Сәламәт яшәү рәвешен алып бару, наркомания, эчкечелек, тәмәке тарту, кешенең эчке дөньясына һәм тышкы кыяфәтенә начар тәэсир итә торган зарарлы гадәт икәнлеген аңлату уңаеннан 17 ноябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Наркотиклар, шәраб, тәмәке: нигә бу сиңа?" дигән исем астында күргәзмә куйды  һәм яшүсмерләр белән әңгәмә үткәрде.

Әлеге уенда Шармыш авылы китапханәсенең “Почемучки” клубы балалары катнашты. Алар  искиткеч әкиятләр буенча виртуаль сәяхәт кылып, уңай һәм тискәре геройларны искә алып, әлеге уенның барлык сорауларына да җавап бирде һәм сертификат белән бүләкләнде.

Кадерле дуслар! 15 - 18 нче ноябрь  көннәрендә   Бөтенроссия экологик  диктанты үткәрелә.  Быел акция Россиянең барлык 85 төбәгендә һәм  чит илләрдә онлайн - форматта  үткәрелә . Бөтенроссия экологик  диктантында 12 яше тулган  барлык теләгәннәр катнаша ала. Теләче урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары Бөтенроссия экологик  диктантында актив катнашалар. Бергә булыйк! Бердәм булыйк! Бөтенроссия экологик  диктантында  катнашыгыз!

Теләче урта мәктәбендә федераль программага нигезләнеп эшләнгән “ Үсеш ноктасы” үзәгендә укучылар « Робототехника» , « ЗD –моделирование «, « Авиамоделирование»  , « Шахматлар», “ Кисү һәм тегү”  һәм “ Уйлап табу” түгәрәкләрендә бик теләп шөгыльләнәләр.   “Шахматлар”түгәрәгендә  А.П. Абдурахманов ярышлар  үткәрә.

Теләче урта мәктәбе 5 сыйныф укучысы Гараев Рүзәл,   Халыкара хайваннарны саклау көненә багышланган, Бөтенроссия рәсемнәр  конкурсында II урынны яулады. Конкурска Рүзәлне  башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары  В.Г. Мифтахова  әзерләде.Котлыйбыз!#НацпроектОбразование #ОбразованиеВПриоритете #Минпросвет #НациональныеПроекты #РеспубликаТатарстан #Тюлячинскаясредняяшкола 

Ел саен көзге-кышкы чорда Татарстан Республикасының су объектларында дистәләрчә кеше, шул исәптән балалар һәлак була. Көзге-кышкы чорда су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү кешеләрнең үлеменә һәм имгәнүенә сәбәп була.Шул уңайдан ,бүген Шәдке балалар бакчасында балалар белән " Сак булыгыз-юка боз!" темасына әңгәмә оештырылды. Әңгәмә барышында шул темага фикер  алыштык .

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягъфарова Г. Н. автомобильчеләр көненә багышланган видеороликлар республика конкурсында катнашкан Ф. Ф. Хәбировага җиңүче дипломы һәм истәлекле бүләк тапшырды. Балалар бакчасы коллективы Фәридә Фәритовнаны югары уңышлары белән тәбрик итә һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар тели!

Татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнен иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан оештырылучы әлеге бәйгегә Айдар авыл китапханәсе дә кушылды. Бәйгегә катнашучыларның видеоязмалары социаль челтәрдә урын алды. Ике катнашучыбызның эше район турына җибәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International