Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре график буенча финанс грамоталылыгы буенча онлайн дәресләр тыңлыйлар. "Онлайн-дәресләр финансграмоталылыгы", безнең хезмәткәрләргә база дәрәҗәсе финанс белемнәрен алырга ярдәм итә. Экспертлар финанс планлаштыру, инвестицияләү, иминиятләштерү, банк карталарын куллануның өстенлекләре турында сөйлиләр. Финанс базарында куркынычсызлык кагыйдәләренә һәм финанс хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклауга аерым игътибар бирелә.
Лекцияне оештыручы-Россия Федерациясенең Үзәк банкы.Онлайн-лекцияләрнең уңай ягы, турыдан-туры эфирда элемтә булу. Бүгенге көндә лекцияләрне 16 кеше тыңлады.
Бу бәйге татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрь иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынга патриотик тәрбия бирү, яшь талантларны ачыклау максатыннан үткәрелә. 17 ноябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсе укучысы Гыйльфанова Азалия Муса Җәлилнең "Җилләр" шигыре белән бу бәйгегә кушылды.
Балалар зур кызыксыну һәм сокланулы караш белән китапханәченең сөйләвен тыңладылар. Ул китаплар белән ничек дөрес эш итәргә, китапларны ничек сайларга һәм китапханәдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Укучылар төрле китаплар, журналлар белән таныштылар, китапларның китапханәдә нинди принцип буенча тезелүен белделәр.
Кече яшьтәге балаларны йорт хайваннары белән таныштыру. Хайваннар дөньясы-безнең тормышыбызның мөһим өлеше. Һәр бала әйләнә-тирә дөньяны танып, аны тотып карарга, уйнарга тырыша. Табигатькә мәхәббәтне балачактан ук тәрбияләргә - аны кайгыртырга һәм сакларга өйрәтергә кирәк. Тәбигатьнең мөһим өлешен хайваннар алып тора. Барыннан да элек, бала хайваннар дөньясын белә, аның янәшәсендә яшәүчеләр белән таныша.
18 ноябрьдә Теләче урта мәктәбендә юл йөрү кагыйдәләрен үтәү, юлларда куркынычсызлык турында сыйныф сәгатьләре үтте.
18 ноябрьдә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Чараларда катнашу турында» 30.10.2020 ел, №06-1191 ,Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 05.11.2020 ел, №12715/20 хатлары нигезендә, Татарстан Республикасы Теләче районы Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Экологлар- табигатьне саклаучы яшьләр " Бөтенроссия экология акциясы кысаларында экология дәресе үткәрелде. Дәреснең максаты булып : тәрбияләнүчеләрнең экологик белемнәрен арттыру, экологик тәртип формалаштыру, табигый-фәнни грамоталылыкны үстерү тора.
18 ноябрьдә Теләче урта мәктәбендә юл йөрү кагыйдәләрен үтәү, юлларда куркынычсызлык турында сыйныф сәгатьләре үтте.
18 ноябрьдә Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә "Бөтенроссия экология диктанты" акциясе үткәрелде. Анда 7-9 сыйныф укучылары һәм укытучылар катнашты. Проектның максаты - кешеләрдә экология культурасы тәрбияләү, экологик хокук бозуларны кисәтү.
«Яңа китап - яңа дус!» - шул исемдә 14 ноябрь көнне Төрек-Тәмте авылы китапханәсендә яңа кайткан китапларны китап укучылар игътибарына тәгъдим ителде.
Толерантлы булу – ул бер-береңә игътибарлы булу дигәнне аңлата.Ул дуслык, кеше хәленә керә белү, яхшы күнеллелек, түземлелек төшенчәләрен үз эченә ала. Әңгәмә барышында болар турында баларга аңлатма бирелде. Чара ахырында балалар татар халкының милли уеннарын уйнадылар.