ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2020 ел
җомга

21 нче ноябрьдән 22 нче ноябрьгә кадәр Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә 2008-2009 нчы елгы,2010 нчы елгы һәм аннан яшьрәк укучылар арасында «Татарстанның бадминтон өметләре 2020» дигән яшүсмерләр турнирының 1 нче этабы узды. Безнең районнан өстәмә белем бирү педагогы Марат Илнур улы Шәрипов һәм Баландыш төп мәктәбе ФК укытучысы Алмаз Фоат Улы Җаббаров тәрбияләнүчеләре катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча 2010 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында Җаббарова Фәридә 3 нче урынны яулады.    

       

Шушы көнгә багышлап 21 ноябрь көнне Сауш төп мәктәбе "Яшьлек" балалар оешмасы юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары җәяүлеләргә һәм транспорт хуҗаларына профилактик чара үткәрделәр, белешмәлекләр өләштеләр, һәркемгә хәерле юл теләп озаттылар.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Шармыш авыл китапханәсе "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты инициативасы белән оештырылган "Бөек Җиңүнең яшь геройлары" акциясендә катнашты. 20 ноябрь көнне яшь китап укучылар белән очрашу-әңгәмә үткәрелде, алар Бөек Ватан сугышы елларында балаларның, шул исәптән пионер-геройларның батырлыкларын белделәр. Бу көнгә «Отвага и честь юным героям Великой Победы» дигән буклетлар әзерләнде.

Әлеге буклетның максаты—экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча белемнәрне һәм гамәли күнекмәләрне, начар һәм куркыныч шартларда тормыш һәм сәламәтлекне саклау күнекмәләрен үзләштерү. Буклет китапханәгә килүчеләргә таратылды.

Тарих һәм мәдәният белән кызыксынуны үстерү, ата-бабаларыбызның үткәненә хөрмәт тәрбияләү максатыннан, 18 ноябрь көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре “Үз тарихыңны бел” дип исемләнгән  тарих сәгате үткәрделәр.

20 ноябрь көнне  башлангыч сыйныф укучылары мәктәп китапханәсендә  кунакта булдылар. Китапханәче  Сафиуллина Р.З. китапханәгә килүче газета- журналлар белән таныштырды.  Укучылар “Ялкын”,  “Сабантуй”, “Салават күпере” журналларын бик кызыксынып карадылар. Сафиуллина Р.З. журналлар буенча әңгәмә үткәрде. Бергәләп табышмакларга җавап эзләделәр, кроссворд, ребуслар чиштеләр. Ахырдан укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.

Жюри әгъзалары җибәрелгән видеоязмаларны карап бәя бирде. Халыкара әдәби бәйгегә районыбыздан барлыгы 183 эш кабул ителде, шуның 42се – китапханәчеләр тарафыннан җибәрелгән иде. Ел саен уздырыла торган әлеге конкурс сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбиятка кызыксыну уяту, шигъри сүзнең асылын һәм аһәңен тоярга өйрәнүне максат итеп куя. Барлык катнашучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез, алдагы бәйгеләрдә дә актив катнашуыгызны көтеп калабыз.

18 ноябрьдә, ел саен үткәрелә торган «Экологлар – яшь табигать сакчылары» Бөтенроссия дәресе кысаларында, бакчабызда экологик шөгыльләр үткәрелде. Шөгыльләрнең максаты- балаларның экологик белемнәрен тирәнәйтү,экологик яктан  җаваплык формалаштыру.

Экология дөньякүләм әһәмиятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге белән бүген бөтен кеше алдына килеп басты. Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Чөнки сулаган һавабыз, эчәр суыбыз пычрак, үстергән җиләк-җимешләребез төрле авырулар китереп чыгара

 башлады. Табигать , бөтен тереклек зур куркыныч астында. Куе кара урманнар, яшел болыннар,тирән сулы елгалар кая китте? Бу сораулар һәркемне уйландыра. Менә шуның өчен бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерергә тиешбез.Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге кеше кулында. 2020 елның 18 ноябрендә  Шәдке  балалар 

бакчасында «Экологлар – яшь табигать сакчылары» -дигән темага  шөгыль узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International