ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

21 нче гыйнвар көнне Теләче урта мәктәбенең мәктәп паркында «Күрше» гранты проекты кысаларында Балалар иҗат үзәге коллективы «Бергә җылынабыз» дигән масштаблы күңел ачу-спорт уены уздырды. Чарага чын кышкы адреналинга әзер сигез яшьләр һәм сигез гаилә командасы җыелды.

Балалар Ленинград чолганышының иң фаҗигале бите – шәһәрне фашист илбасарлары камап алуы белән таныштылар, камалышта калган шәһәрдә көндәлек алып барып, үзләреннән киләчәк буынга шул дәһшәтле еллар турында истәлек калдырган ике кыз - Таня Савичева белән Тана Вассоевич турында белделәр. Чолганыш вакытында һәлак булган балалар һәм яшүсмерләргә багышланган «Тормыш чәчәге» монументы һәм «Тормыш юлы» башланган урында Ладога ярында урнашкан «Өзелгән боҗра» мемориалы – Ленинградны олы җир белән тоташтыручы бозлы күл буенча узучы куркыныч трасса турында хикәя тыңладылар. Шулай ук, шушы чарада катнашучы малайлар ленинградлылар күкрәгендә балкучы кечкенә калай значок «Блокада карлыгачы» турында ишеттеләр.

2026 елның 23-26 гыйнварь көннәрендә  Казан шәһәрендә  Физик культура буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Теләче урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Гиниятов Әмир,  8 сыйныф укучысы Галимова Нәфисә призер булдылар (җитәкчеләре Хәкимов Рафил Рефат улы).

2026 елның 12-17 гыйнварында Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары арасында биология фәне буенча укучылар олимпиадасының төбәк этабы узды. «Үзәк урта гомуми белем бирү мәктәбе» 9 сыйныф укучысы Давлетшин Рүзәл биология фәнебуенча республика олимпиадасы призеры булды. Призерны Узәк урта мәктәбенең биология укытучысы Николаев Анатолий Владимирович әзерләде. Призерны һәм укытучыны югары результат белән котлыйбыз һәм аларга алга таба уңышлар һәм яңа казанышлар телибез!

23-25 гыйнварь көннәрендә Казан шәһәренең  Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт университетында  россия куләмендә физик культура буенча олимпиада уткәрелде.  Олы Нырсы урта мэктэбенең 9 сыйныф укучысы Гаязов Азамат әлеге олимпиада да катнашып мини-футбол буенча 1 урын, волейбол буенча 2 урынга лаек булды. Общий баллар буенча Россия командалары арасында 5 урында. Килэчэктэ дэ зур унышлар телибез.


24
гыйнвар, 2026 ел
шимбә

23 гыйнвар көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсе китапханәчеләре Иске Җөри балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә, «Кызыл китап битләре буйлап сәяхәт» дигән тема буенча экологик әңгәмә үткәрделәр. Экологик әңгәмә-югалып баручы үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, аларның катлаулы язмышы турында белү, планетабызның биологик төрлелеген саклау һәм һәрберебезнең нәрсә эшли алуын аңлау өчен уникаль мөмкинлек ул. Чара барышында викторина сорауларына һәм хайваннар турындагы табышмакларга җавап биреп, балалар бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат белделәр. Китап-иллюстратив күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият һәм хайваннарның төсле фотосурәтләре балаларга сорауларга җавап бирергә ярдәм итте.


23
гыйнвар, 2026 ел
җомга

Чара башында китапханәче язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында җентекләп сөйләде.  Сатирик язучының иҗаты күптөрле, әмма аның гаять зур мирасы арасында олылар да, балалар да яратып укый торган мавыктыргыч әкиятләре аеруча популяр. Әдип үзенең әкиятләрендә халыкның талантлы булуын күрсәтә. Аларда хезмәт ияләре хисабына яшәүчеләргә карата нәфрәт, акыл һәм гаделлек җиңеп чыгуына ышаныч чагыла. Презентация беркемне дә битараф калдырмаган «Повесть о том, как один мужик двух генералов прокормил» әкияте турында фикер алышып узды. Һәркем үз фикерен әйтте.

Һәр яшьтәге кешенең үзенең яраткан китап дөньясы: үзенең әдәби зәвыклары, кызыксынулары, темалары бар. 15 гыйнвар көнне китапханә хезмәткәрләре яшь укучыларга яңа китаплар дөньясына чумарга тәкъдим иттеләр һәм «Исәнме, мин яңа китап!» дип исемләнгән китап-иллюстратив күргәзмәгә күзәтү ясадылар. Китапханәчеләр китапханәгә килгән яңа әдәбият турында сөйләделәр.

Ләкин чынлыкта исә, бу - кул эшенең иске төре. Келәм чигүе - гадәти булмаган келәмнәр, салфеткалар чигәргә мөмкинлек бирә торган алым. Кул эшенең мондый төре киң таралган һәм гадәти булмаган пледлар, мендәрләр, келәмнәр, пәрдәләр ясау өчен кулланыла. Шулай ук келәм чигүне тыгыз тукымадан эшләнгән һәм шундый чигү техникасында табыла торган күләмле элмәкләр белән яхшы ярашкан кием бизәү өчен кулланалар. Күкчә авыл китапханәсендә келәм чигүе буенча мастер-класс үткәрелде. Мастер-класска килүчеләр энә тотарга, тукымага рәсемне күчереп, картиналар чигәргә өйрәнделәр.

Теләче үзәк китапханәсе #"ТукайныБергәләпУкыйбыз" республикакүләм проектын дәвам итеп, 22 гыйнвар көнне “Тукай мирасы” китап укучылар клубы белән очрашу уздырды. Әлеге чарада Габдулла Тукайның “Кышкы кич” шигыре укылды һәм аның тирән мәгънәсе турында фикер алышынды. Очрашу барышында катнашучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышып, аның әсәрләренең рухи кыйммәтләре турында җылы сүзләр әйттеләр. Бу очрашу Тукай иҗатын тагын да якынрак белергә һәм аның мирасына хөрмәт белән карарга мөмкинлек бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International