ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2024 ел
сишәмбе

Күкчә авыл китапханәсендә Фәирүзә Мөслимованың 70 еллыгына багышланган “Еракка яңгырасын көмеш моң” дип исемләнгән әдәби чара үткәрелде. Фәирузә Мөслимова - шигърият һәм проза жанрларында күпсанлы әсәрләр авторы, тәрҗемәче, күпләрнең яраткан авторы. Китапханәдә балалар авторның кызыклы шигырьләрен укыдылар. Әдәбият сөючеләр өчен Фәйрүзә Мөслимова “Ярату яралары”, “Апрель кары” шигырь җыентыклары буенча таныш. Балалар өчен “Бүләк”, “Татарча әлифба” дигән китаплар язды.

Урта Мишә авыл китапханәсендә якташ язучыбыз Фәнил Галиевка 85 ел тулу уңаеннан «Якташ язучыбыз Фәнил Галиев» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Якташ язучыларыбызның китаплары бик кирәк һәм алар кешеләр күңелендә һәрвакыт тере кайтаваз табалар. Алар туган як тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли, әдәбиятның тормыш белән бәйләнешен тоярга һәм аңларга ярдәм итә, туган як турында белемнәрне киңәйтә һәм баета. 

Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен клуб янындагы мәйданчыкта “Күңелле стартлар” уены оештырдылар. Балалар ике командага бүленеп төрле спорт ярышлары, кызыклы эстафеталар, хәрәкәтле уеннарда көч сынаштылар. “Җитезләр” һәм “Өлгерләр” командасы уеннарны төгәл һәм оста итеп башкардылар. Саф һавада рәхәтләнеп күңел ачтылар. Спорт чарасы балаларны тагын да берләштерде.

Шәдке авыл китапханәсендә язучы, шагыйрь, танылган юрист Фәнил Галиевның тууына 85 ел тулу уңаеннан "Ерак һәм якын елларда..."дигән күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәдә язучының китаплары тәкъдим ителә. Ф.Галеев иҗатының төп юнәлеше — детектив жанры, әмма соңгы елларда язучы ешрак этика, көнкүреш һәм тарихи темаларга яза башлаган иде.  Китапханә Фәнил Галиев әсәрләре буенча төбәкара буктрейлерлар конкурсында катнаша.

В Шадкинской сельской библиотеке прошел   исторический квиз по Пушкинской карте "Край мой родной - Татарстан". Учащиеся  выполняли краеведческие задания по  разным направлениям. Квиз прошел из вопросов по истории, главным символам, достопримечательностям нашей республики. Кроме вопросов участники получали творческие задания.  Они узнали много интересной информации про блюда из национальной кухни, про национальные костюмы,  праздники. Ребята совершили виртуальное путешествие по городам и районам Татарстана, познакомились   с важнейшими государственными символами и достопримечательностями республики.

Теләче муниципаль районы хуҗалыкларында  комиссия тарафыннан, 2024 ел урып-җыю кампаниясенә техник әзерлеген сынау максатыннан, комбайннар парады хәм җир эшкәртү агрегатларын тикшерү булып узды.

Өстәл уеннары - балаларда эрудицияне үстерә, сүз запасын тулыландыра, логик фикерләүне яхшырта, шулай ук китапханәдә күңелле һәм кызыклы ял итүнең яхшы ысулы да. Шармыш авыл китапханәсендә өстәл уеннарына багышлап китапханәче Борынгы Мисырдан безнең көннәргә кадәр өстәл уеннары барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Балалар «Саша и Маша», «Приключения непоседы» басмаларында урнаштырылган уеннар уйнадылар.

Без китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре ел саен җәйге каникул чорын көтеп алабыз, даими китап укучыларыбызның да, җәйгә генә кайткан балаларның да буш вакытларын файдалы үткәрү максатында төрле кызыклы мәдәни чаралар оештырабыз.

Күптән түгел авылдашыбыз сугыш зонасыннан кыска вакытлы ялга кайтты һәм без аны балалар белән аралашырга батырлык дәресенә чакырдык. Укучылар якташларын зур кызыксыну белән тыңладылар һәм Россия хәрбиләренең батырлыклары, хатларыбыз сугышчыларыбызга ярдәм итәме дигән сораулар бирделәр. Балалар алгы сызыктагы эш көннәре, хәрби махсус операциядә катнашу турында белделәр.    

Урта Мишә авыл китапханәсендә “Яңа китап белән сыйланыйк” дип исемләнгән әдәби пикник үткәрелде. Пикник нәкъ менә кычкырып китап укудан башланды да. Балалар шигырьләр һәм әкиятләрне рольләргә бүлеп укыдылар. Китаплар укыганнан соң, төрле конкурсларда катнаштылар, кызыклы журналлар белән таныштылар, әкият викторинасы сорауларына җавап бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International