ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2024 ел
сишәмбе

Субаш авылының клуб яны территориясендә  җәйге каникул чорында, "Җәй китап белән күңелле" дип исемләнгән җәйге уку программасы эшләде.  Китапханәче балаларның буш вакытларын файдалы үткәрү максатыннан әдәби сәяхәтләр, кычкырып укулар, укылган китаплар буенча фикер алышулар, викторина, кызыклы уеннар оештырды. Ачык һавада уку файдалы гына түгел, кызыклы да, уңайлы да.

Шахмат уйнау хәтерне, акыл сәләтен, иҗади һәм логик фикерләүне үстерүгә ярдәм итә дип санала. Китапханәче чарада катнашучыларга шахматның төшенчәсе, тарихы һәм бер гаҗәеп сихри дөнья икәне турында сөйләде. Барысы  «Шахмат юлы» китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әдәбият белән таныштылар. Соңыннан шахматның дөрес куелышын, уен кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм, әлбәттә, ярышларда катнаштылар.

Әмма җәйге каникуллар күңелле генә түгел, ә файдалы да узсын өчен кызыклы китаплар да укырга кирәк.  17 июль көнне Олы Мишә авылы китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә  балалар өчен Татарстан язучыларының һәм шагыйрьләренең иң кызыклы әсәрләреннән тупланган «Җәйге каникуллар күңелле китап белән» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде.  Татар әдипләренең юморга бай шаян хикәяләре, кызыклы шигырьләре, халык әкиятләреннән торган күргәзмәдәге китапларны кычкырып укулар оештырылды.

Балаларга Курск сугышы башлануы, совет солдатларының һәм офицерларының тиңдәшсез батырлыгы, Бөек Ватан сугышының иң зур танк сугышы буларак тарихка кереп калган Прохоровка авылы янындагы сугыш турында сөйләнде.

Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар.  Авыл үзенең чишмәләре белән матур да, бай да инде ул. Олы Мәтәскә авылы да табигатьнең бик матур җиренә урнашкан. Аның әйләнә-тирәсендә иксез-чиксез киң басулар, көтүлекләр җәелеп ята. Авылыбызның кайсы ягына чыгып бассаң да, чишмәләр моңы ишетелә. 17 июль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезәмәткәрләре чишмәләр белән таныштыру, аларның яннарын матурлау максатыннан “Һәр авылның үз чишмәсе ”дигән исем белән укучыларга экскурция оештырдылар.

Әбде авыл китапханәсендә «Үсемлекләр турында нәрсә беләсең?» дигән тематик чара узды. Мәдәният йорты директоры Ф. А. Козина балаларга туган ягыбызның дару үләннәрен табигатьтә ничек танып белергә кирәклеге турында сөйләде. Ромашка, меңъяфрак, бака үләне, кычыткан, тузганак, үги ана һәм башка дару үләннәре, аларны җыю кагыйдәләре һәм шифалы үзлекләре белән таныштырды.

Казаклар авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә укучылар өчен “Сәламәтлек иленә юл” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрде. Чара барышында китапханәче балаларга һәр кешенең үз сәламәтлеген үзе булдыручы булуын һәм шуңа күрә кечкенәдән үк физкультура белән шөгыльләнү, ныклап тырышу һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү бик мөһим булуын сөйләде. Укучылар  хәрәкәт һәм сүз уеннарында, сорау һәм җаваплар минутында, сәламәтлек һәм спорт турында табышмакларны чишүдә актив катнаштылар. Шулай ук балалар клуб мөдире әзерләгән уеннарда бик теләп катнаштылар.

Ул китап белән мөнәсәбәткә һәм иске китапларны ремонтлауга багышланган иде.  «Каждый должен разбираться, как же с книгой обращаться» дип исемләнгән әңгәмә вакытында китапханәче китаплар белән эш итү кагыйдәләре турында сөйләде, китаплар нәрсәне яратмый, ә нәрсәгә рәхмәтле булуларын искәртеп үтте.

Балаларга табигать турында китаплар уку, әйләнә-тирә мохит турында күбрәк мәгълүмәт бирү максатыннан Иске Җөри авылы мәктәбе белән берлектә  “У природы есть друзья: это-мы и ты и я» дип аталган чара  үтте. Чара туган як табигатен саклау  һәм коткару, туган җир язмышы өчен җаваплылык тәрбияләү, экологик культура формалаштыру  зарурлыгына юнәлтелгән иде. Укучылар  табигать турында шигырьләр  укыдылар, табышмакларга жаваплар таптылар,табигать турында мәкалләр һәм халык сынамышларын эйттелэр. Чара  ахырында укучылар табигатьне саклау  – ул үзебезне, киләчәгебезне, илебезне саклау дигән сүз дип нәтиҗә ясадылар.

Чара «Нәрсә ул яхшы һәм нәрсә ул начар» китап күргәзмәсенә күзәтү ясаудан башланып китте. Катнашучылар һәркем белергә тиешле әдәпле сүзләр белән таныштылар һәм ни өчен аларны тылсымлы дип атарга мөмкин. Балалар В.Осееваның «Тылсымлы сүз» хикәясен укыды, «Әдәпле сүзләр сүзлеге» конкурсында катнаштылар, сәламләү сүзләрен, рәхмәт әйтү, гафу үтенү сүзләрен дөрес билгеләделәр. Шулай ук алар «Вставь словечко» һәм «Круговорот приветствий» уеннарында актив катнаштылар. Әдәплелек шәһәренә сәяхәт кылып, балалар өйдә, кунакта, китапханәдә һәм урамда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре турында белделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International