«Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсендә “На пути к мастерству” дип исемләнгән мастер-класс узды. Китапханәчеләр балаларны ыргак белән бәйләү серләренә өйрәтте. Чарада катнашучыларга эш өчен җепне ничек сайларга, бәйләү өчен ыргакны ничек дөрес тотарга, элмәкләрне ничек җыярга, нинди ыргаклар була һәм кайсылары иң уңайлы икәнен аңлаттылар. Алар һәр бала янына килеп, элмәкләрне җыярга һәм баганаларны бәйләргә өйрәттеләр. Барлык кызлар да бик тырыштылар һәм чарадан канәгать калдылар.
Һәр җәмгыятьнең үз мәдәнияте бар. Мәдәният безнең тормышка тумыштан ук керә. 24 июль көнне Шармыш авылы китапханәчесе «Мир дом твоему: традиции и обычаи русского народа» рус фольклоры сәгате үткәрде.
Теләче үзәк китапханәсендә СССР һәм Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, “Хезмәт ветераны”, “Прокуратура ветераны”, Татарстан Республикасының атказанган юристы, дистәләгән мактау грамоталары иясе, якташ язучыбыз Фәнил Ислам улы Галиевның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Кабатланмас шәхес” дип исемләнгән күргәзмә эшли.
Теләче районының “Туган авыл” күңел ачу комплексында “Аулак өй – көрәш” төбәкара проектының ярышы булып үтте. Анда районыбызның Олы Нырсы авылыннан “Сабировлар нәселе” командасы катнашты. Әлеге бәйге 4 өлештән торды. Беренче өлештә командалар үзләре белән таныштырды. Икенче өлештә бирелгән сүзләрдән шигырьне төзеп, авторын исемен атарга тиеш булды. Өченче өлештә татар халкының йолаларын күрсәтергә бирелгән иде. “Сабировлар нәселе” командасы әлеге өлештә “Сандык тутыру” йоласын күрсәттеләр. Соңгы турда татар әдәби классикларының әсәрләренең бирелгән кыска өлешләрен укып аның исемен, авторын атарга тиеш иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча әлеге гаилә “Буыннар кайтавазы” номинациясендә диплом белән бүләкләнде.
Фәнил Ислам улы Галиев - татар язучысы һәм шагыйре, СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган юристы.
Дуслык булса гына, җир шарында тынычлык хөкем сөрер. 20 июль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре яшьләр өчен “Син чын дусмы?” дигән түгәрәк өстәл уздырдылар.
Бу чорда китапханә авыл балалары өчен җәйге ял, кызыклы очрашулар уздыру өчен популяр урыннарның берсенә әверелә. Нәкъ менә китапханә һәркемнең ялын мавыктыргыч сәяхәткә әйләндерә.
Чара Абде авыл китапханәсе белән социаль партнерлыкта узды. Анда әбиләр, әниләр һәм оныклар чакырылган иде. Чарада катнашучылар әдәбият тарихындагы мәхәббәт һәм тугрылыкның иң якты мисалларын искә төшерделәр.
Китапханәче уен формасында төрле ситуацияләрне кулланып, балаларны янгыннарның төп сәбәпләре, янгын сүндерүнең беренчел чаралары белән таныштырды, янгын чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Әңгәмә «Ут безнең дустыбыз һәм явыз дошманыбыз" күргәзмәсе янында узды. «Кошкин дом» әсәрен укыганнан соң, балалар өйрәнелгән материалдан нәтиҗәләр ясадылар, «Янгын чыкса, нишләргә» дигән викторинаның йомгаклау сорауларына җавап бирә алдылар.
Олы Мишә авылы китапханәчесе “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе белән берлектә Түбән Саурыш авыл клубында “Китаплы кич” исемле мәдәни чара үткәрде. Бу чарада шушы көннәрдә үзләренең туган көннәрен билгеләп үтүче язучылар: Рәдиф Сәгъди белән Зиннур Хөснияр китапларына күзәтү үткәрелде. Әсәрләреннән өзекләр укылды.