Һәр гаилә - җәмгыятьнең бер өлеше.

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Һәр җәмгыятьнең үз мәдәнияте бар. Мәдәният безнең тормышка тумыштан ук керә.  24 июль көнне Шармыш авылы китапханәчесе «Мир дом твоему: традиции и обычаи русского народа» рус фольклоры сәгате үткәрде. Биредә рус халкының тарихы, йолалары һәм бәйрәмнәре, милли мәдәнияте турында танышу булып узды. Туйлар, чукындырулар һәм Раштуа, Масленица, Пасха кебек зур бәйрәмнәр үткәрү турында сөйләштеләр. Балалар шулай ук рус йортының ничек төзелгәнен, рус киеме нидән гыйбарәт булуын, милли ризыкларның әзерләү үзенчәлекләре турында белделәр. Аннары китапханәче рус халык уеннары белән таныштырып узды. Чара ахырында «Колечко, колечко выйди на крылечко», «Ручеек» уеннары уйналды. Балалар үзләренең теләкләрен ромашка таҗларына язып китапханәгә калдырдылар. Чарага «Калейдоскоп русских традиций» дип исемләнгән күргәзмә әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International