«Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсендә “На пути к мастерству” дип исемләнгән мастер-класс узды. Китапханәчеләр балаларны ыргак белән бәйләү серләренә өйрәтте. Чарада катнашучыларга эш өчен җепне ничек сайларга, бәйләү өчен ыргакны ничек дөрес тотарга, элмәкләрне ничек җыярга, нинди ыргаклар була һәм кайсылары иң уңайлы икәнен аңлаттылар. Алар һәр бала янына килеп, элмәкләрне җыярга һәм баганаларны бәйләргә өйрәттеләр. Барлык кызлар да бик тырыштылар һәм чарадан канәгать калдылар.