Балаларабыз борынгы чорлардан алып, бүгенге көнгә кадәрге экспонатлар – тормыш-көнкүреш әйберләре, халыкның кием-салымы, эш кораллары, өй җиһазлары белән таныштылар. Үз чиратыбызда Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы исеменнән, музей хезмәткәрләренә эчтәлекле экскурсия өчен рәхмәт әйтеп, эшләрендә уңышлар теләп калабыз.
Терроризм җинаять, аның төп максаты - җәмәгать иминлеген бозу, ул гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә, критик инфраструктура объектларына, табигый, мәгълүмати мохиткә, дәүләт идарәсе органнарына, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренә һөҗүм итүдә чагыла. Куелган максатларга ирешү халыкны һәм хакимият органнарын куркыту ысулы белән башкарыла.
Беренче чиратта яңа ачылган «СВОи» музее белән таныштылар. Музей җиде залны үз эченә ала, аларның һәркайсында төрле тематика күзәтелә. Экспозиция махсус хәрби операция вакыйгаларына багышланган күренешләрне чагылдыра. Экспонатлар арасында – һәлак булган балаларның уенчыклары, дошман экипировкалары, солдатларның шәхси әйберләре, бәреп төшерелгән дроннар коллекциясен күрергә мөмкин иде.
2025 елның 20 маенда Казан шәһәрендә балаларны сәламәтләндерү белем биру (профильле) үзәгенең, өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбиров командасы 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында «Колосок» Бөтенроссия ярышларының республика этабында катнашты.
18 майда "Теләче" ДООЦ теннисчылары командасы "Идел"физкультура-спорт җәмгыятенең өстәл теннисы буенча олимпия резервы спорт мәктәбенең ачык беренчелегендә катнашты. Уеннар йомгаклары буенча Вәлиуллин Булат 6 лигада 1 урынны, ә Зиннәтова Мәрьям 7 лигада 3 урынны алды. Тренерлары Вәлиуллин А.И.
Фронтовик шагыйрьләрнең әсәрләре белән танышу уңаеннан 18 май көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә «Балачак һәм сугыш бергә булды» исемле темага патриотик сәгать үткәрелде. Бөек Ватан сугышы темасын яктырткан әсәрләрнең әһәмияте бүгенге көндә дә бик зур. Бу темага кагылган әсәрләрне укып, без шуны аңлыйбыз: безгә бер-беребезгә карата шәфкатьлерәк, миһербанлырак булырга кирәк.
Әлеге көн 2009 елдан бирле уза. Тормышта һәркем авыр хәлләргә юлыгырга, үзе генә хәл итә алмаслык проблемалар килеп туарга мөмкин. Ышаныч телефоны балалар һәм яшүсмерләрнең хокуклары бозылу очракларын ачыклауның нәтиҗәле юлы булып тора. Урта Мишә авылы китапханәсендә, клуб белән берлектә «Сезнең ярдәмчегез - ышаныч телефоны» дип исемләнгән темага әңгәмә үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре укучыларны беренче ышаныч телефоны тарихы белән һәм ышаныч телефонының эш принциплары белән таныштырдылар.
Гаилә белән уку – әти-әниләр һәм балалар аралашуының иң шатлыклы мизгелләренең берсе һәм балага кечкенәдән үк әдәбиятка карата кызыксыну тәрбияләүнең иң яхшы ысулы. Баланың әти-әниләре белән китапханәгә килүе, алар бергәләп китап сайлавы, бергә укуы, фикер алышуы бик мөһим. Мондый аралашу үгет-нәсыйхәт сүзләренә караганда күбрәк тәрбияли. Гаиләне китап тирәсендә «дуслаштыру» - китапханәнең бурычы. Китап укырга яратучы гаиләләребез әлеге акциядә теләп катнаштылар.
15 май - Халыкара гаилә көне уңаеннан Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре гаилә традицияләрен саклап калган гаиләләрне котлап, «Минем гаиләм - минем шатлыгым» дип исемләнгән тематик очрашу үткәрделәр. Бәйрәм белән чын күңелдән котлап матур парларга мәхәббәт, игелек турында шигырьләр багышладылар, кечкенә бүләкләрен тапшырдылар.
Теләче муниципаль районы гомумбелем бирү мәктәпләренең «ФОРПОСТ» отрядлары 5-10 нче сыйныф укучылары арасында ефрейтор О.А.Кириллов истәлегенә оештырылган спартакиадада Баландыш төп мәктәбе укучылары I урын алдылар. Котлыйбыз!