Чарада катнашучылар әдәбият өлкәсендәге белемнәрен тикшерделәр, сорауларга җавап бирделәр. «Китапханәләр һәм китапханәчеләр» бүлегендә катнашучылар кешелекнең беренче китапханәләренең барлыкка килү тарихы һәм китапханәләрнең бүгенге торышы турында фикер алыштылар. «Китаплар төрле була» бүлегендә – китап төрләре һәм аларның басмалары турындагы сорау - җавап биремен үтәделәр. «Таныш һәм ят кешеләр», «Язучылар һәм аларның геройлары» бүлегендә уенчылар танылган язучыларны, әсәрләрне һәм әдәби геройларны искә алдылар. Уен китапның төп өлешләре турында сөйләшкән «Китаплар төзелеше» бүлеге белән тәмамланды.
26 май көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Бөтенроссия китапханәләр көненә багышлап, Орымширмә башлангыч мәктәбе укучылары белән берлектә #СилаКниги акциясе кысаларында «Китап алам кулыма» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара барышында балалар белән татар халык әкияте «Таңбатыр» искә төшерелде. Укучылар үзләре дә хәзерге вакытта яратып укыган әкиятләре белән уртаклаштылар. Әлеге акциянең төп максаты - китап укучылар санын арттыру, китапка мәхәббәт тәрбияләү. Ахырдан укучылар җәйге каникул чорында уку өчен үзләренә ошаган китапларны өйләренә яздырып алдылар.
Әдәби батл - ул иң актив һәм талантлы яшь укучылар ярышы. Викторина төрле биремнәрне үз эченә ала: китапларның сюжеты турындагы сораулардан алып персонажлар турындагы табышмакларга кадәр. Әдәбият белемендә 2 команда көч сынашты. Чара барышында катнашучылар яшүсмерләр арасында иң популяр булган китаплар турында мәгълүмат алдылар, шулай ук үз җаваплары турында актив фикер алыштылар һәм укыган әсәрләре турында тәэсирләре белән уртаклаштылар. Мондый чаралар укуны популярлаштыруга гына түгел, яшьләр арасында әдәбиятка кызыксынуны үстерергә дә ярдәм итә.
Һәр чыганакның үз тарихы һәм үз характеры. Безнең ата-бабаларыбыз елга-күлләр буенда авыллар төзегәннәр, чөнки су булган җирдә тормыш кайный. Чишмәләр - чисталык һәм сафлык символы. Олы Мәтәскә авылы да бик матур һәм чишмәләргә бай. Аның тирәсендәге кырлар һәм көтүлекләр, ә чишмәләрне санап бетерерлек түгел! Кая гына барсаң да, аларның чылтыраган тавышларын ишетәсең. Чишмәләрне тәртипкә китерү максатыннан, 25 май көнне авыл мәдәният хезмәткәрләре «Табигатькә ярдәм итик!» дип исемләнгән акция үткәрделәр. Акциядә клуб берләшмәләренә йөрүче укучылар катнашты. Алар чишмәләр тирәсен чистарттылар һәм чәчәкләр утырттылар.
Чарада балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, славян әлифбасын булдыручылар – абыйлы - энеле Кирилл һәм Мефодий белән таныштылар. Чарада катнашучылар «Рус язуының чыганаклары» мультимедиа презентациясен карап, бәйрәм тарихына сәяхәт ясадылар. Балалар үзләренең белемнәрен «Мәкальне дәвам ит», «Бөтен сүзләр бер хәрефкә», «Җыючы» конкурсларында сынадылар, халык әкиятләре сюжетларын искә төшерделәр, тиз сөйләм конкурсында катнаштылар.
Бүген Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Хуҗина Р.Г., Минһаҗева Г.Р., Хафизова Н. Р. белән бергә СВОда катнашучыларга ярдәм итүче волонтерлар штабына экскурсия ясадылар , анда балалар гуманитар ярдәм пакетлары формалаштырырга өйрәнделәр, этикеткалар ябыштырдылар.
Иркен, якты, ямьле бакча быел 20 баласын мәктәпкә озата. Балаларның шигырьләр сөйләве, җырлавы, килешле итеп вальс әйләнүләре һәркемнең күңеленә хуш килде. Алар үзләрен уңган, зирәк, акыллы итеп танытты. Ә бу исә аларның бакчада ныклы әзерлек алуларын тагын бер кат күрсәтте. Тантаналы өлеш тәмамлангач, балалар урамга чыкты һәм төрле төстәге шарларны зәңгәр күккә очырды. Шул шарларга карап, балалар бакчасында узган мизгелләрне искә төшереп, әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең, балаларның күзләре яшьләнде. Чөнки алар балачак иле белән саубуллашты. Ак юллар сезгә, балалар! Сезне тылсымлы белем дөньясы көтә!
23 май көнне Теләче балалар китапханәсендә «кече ватаныбыз» тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынуны үстерү максатыннан «Мин монда яшим һәм бу төбәк миңа кадерле» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Очрашу «кече ватаныбыз» төшенчәсен аңлатудан башланды. Өлкә, район, авыл, урам, йорт һәрберсе – зур илебезнең кечкенә бер өлеше. Китапханәче балаларны авылыбызның барлыкка килү тарихы, аның ни өчен шундый исем белән аталуы, беренче күчеп килүчеләр, авылыбызның иң өлкән кешеләре, районда эшләп килүче оешмалар, биредә яшәүче танылган кешеләр турында бик күп кызыклы мәгълүмат белән таныштырды. Чарада катнашучыларга туган авылыбызның тарихы данлы, хезмәт юлы зур, үзенчәлекле һәм кабатланмас, аның белән горурланырга, яратырга һәм сакларга кирәклеге төшендерелде.
21 май көнне Иске Җөри авылы китапханәчеләре Иске Җөри балалар бакчасыныда «Китаплы балачак» дип исемләнгән әдәби сәяхәт үткәрделәр. Китап ул - безнең тылсымлы, ягымлы дустыбыз, ул безне гаҗәеп һәм мавыктыргыч дөньяга алып керә, күренекле кешеләр белән таныштыра. Китап укыган саен акыллырак, көчлерәк, ягымлырак була барабыз. Китапның никадәр кадерле икәне балаларга аңлатылды.
22 май көнне Әбде төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары авыл китапханәсендә булдылар, анда алар өчен «Славян язуы кайдан килде» дип исемләнгән файдалы мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балалар белән без ерак үткәнгә күчтек, Русьта язуның кайчан, ничек барлыкка килүе турындагы хикәяне тыңладык, беренче славян әлифбасын төзүчеләр изге Кирилл һәм Мефодий, аларның мәгърифәтчелек эшчәнлеге, беренче дәреслек — «Әлифба»ны төзү тарихы белән таныштык. Алынган белемнәрне ныгыту өчен катнашучыларга практик биремнәр тәкъдим ителде. Ахырдан балалар төрле конкурсларда катнаштылар, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.