22 май көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре күренекле совет язучысы М.А. Шолоховның тууына 120 ел тулуга һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе әзерләде һәм аңа күзәтү үткәрделәр. Күргәзмәдә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында китаплар һәм авторның иң якты сәнгать әсәрләре тәкъдим ителде. Шолохов әсәрләрендәге геройлар - гади хезмәт ияләре. Аларның уйлары, кайгы һәм шатлыклары, бәхеткә, гаделлеккә омтылулары, яңа тормыш өчен көрәшүләре сүз осталарын нык кызыксындыра. Әдипнең искиткеч матур әсәрләреннән түбәндәгеләрне санап үтәргә була: «Тихий Дон», «Поднятая целина», «Судьба человека», «Они сражались за Родину», «Донские рассказы», «Нахаленок», «Федотка» һ.б.
Ул: «Болгар шәһәре, авыллары таркалды, эзләре дә калмады, әмма халык җырлары милләтебез күңелендә һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф раушан көзгеседер. Аларны хәтта атылган туплар да юк итә алмый. Алар — яши!», — дип язып калдырган. Чынлап та, бөек шагыйребез әйткән кебек, татар сәнгате халык җырлары, дастаннар, такмаклар, фольклор белән нык бәйле. Аларда татар дөньясы, мохите, гореф-гадәтләре, кешеләргә мәхәббәт нык чагыла. Борынгы җырларны барлау максатыннан 21 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Җырлыйк әле» дип исемләнгән исем белән мәдәни чара уздырдылар. Чарада «Җәүһәр» фольклор коллективы катнашты. Алар белән халык җырлары барланды.
Китапханәче сөйләвеннән балалар пионер оешмасының символлары, Советлар Союзының һәр мәктәбендә пионерлыкка багышлауның ничек узуы, ант, пионер законнары, пионерларның нәрсә белән шөгыльләнүе, нинди чаралар үткәрелүе, Тимур хәрәкәте турында белделәр. Шулай ук балалар Бөек Ватан сугышы елларында герой-пионерларның батырлыклары турында укыдылар, алар арасында Марат Казей, Зина Портнова, Леня Голиков, Валя Котик та бар иде. Барлык укучылар өчен «Балалар иҗтимагый оешмалар көне» экспозициясе ясалды, анда пионер оешмасының атрибутикасы күрсәтелде. Чара пионер оешмасының гимны булган «Взвейтесь кострами, синие ночи» җырын тыңлау белән тәмамланды.
Матбугат– җәмгыятьнең көзгесе. Аны 1998 елда Татарстан Дәүләт Советы гамәлгә куя. Әлеге көн «Нур» исемле беренче татар газетасы чыга башлаган көнгә туры китереп сайлана. Бу бәйрәм журналист, фотокорреспондент, редактор, блогер, нәширләр, полиграфистлар, матбугат таратучыларны берләштерә. Матбугат көне уңаеннан, 17 май көнне Айдар авылы китапханәсендә китапханәгә килүче вакытлы матбугатны пропагандалау максатыннан күргәзмә оештырылды. «Журналлар иле» дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрелде. Чарада катнашучы яшьләребез китапханәдә булган матбугат басмалары буйлап сәяхәт кылдылар, мавыктыргыч журналлардагы рубрикалар, мәкаләләр белән якыннан таныштылар. Китапханә сәгате шигырь, хикәяләрдән өзекләр уку, кроссвордлар чишү, табышмакларга җаваплар табу белән кызыклы һәм нәтиҗәле узды.
Бу көн гаиләнең күпсанлы проблемаларына игътибар итүне максат итеп куя. Гаилә - шундый ягымлы, җылы хисләр белән тулган гади һәм шул ук вакытта бик зур мәгънәгә ия булган сүз. Гаилә - ул һәр кеше тормышында иң мөһиме, бу безгә якын һәм кадерле кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без җаваплылыкка, кайгыртучанлыкка һәм хөрмәт итәргә өйрәнәбез.
15 май көнне Айдар авылы китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре, укучылар белән берлектә чишмәне чистарту буенча «Яшә, чишмә!» дип исемләнгән экологик өмәгә чыктылар. Чишмә территориясе көнкүреш чүп-чардан, кипкән үләннәрдән, корган ботаклардан чистартылды. Табигый байлыкларыбызга җаваплы караш, уртак тырышлык белән өмәләр ясау чишмә тирәлегенә чисталык һәм ямь өсти. Чишмәгә ярдәм итү - үз сәламәтлегеңә ярдәм итү, туган җиреңнең табигый байлыкларын сакларга ярдәм итү дигән сүз. Тере табигатьнең бу уникаль байлыгын саклау - һәрберебезнең мөһим эше. Һәркем булдыра алган кадәр чишмә - инешләрнең мул сулы, чиста булуы өчен үзеннән өлеш кертсен иде!
Тамбур чигүләре бер үк вакытта җирнең төрле урыннарында барлыкка килгән. Тамбур тәрҗемәдә чигү, рәсем тутыру өчен кулланыла торган чылбырны тегүне аңлата. Бу
борынгы һөнәр күп халыкларда һәм милләтләрдә бар.
Закон һәр кешене җинаятләрдән һәм хокук бозулардан саклый. Кешеләрне законнар ярдәмендә яклау белән хокук саклау органнары шөгыльләнә. Барлык кешеләр дә закон алдында тигез. Һәр кешенең һәм гомумән җәмгыятьнең төп бурычларының берсе – законнарны үтәү.
Балаларабыз борынгы чорлардан алып, бүгенге көнгә кадәрге экспонатлар – тормыш-көнкүреш әйберләре, халыкның кием-салымы, эш кораллары, өй җиһазлары белән таныштылар. Үз чиратыбызда Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы исеменнән, музей хезмәткәрләренә эчтәлекле экскурсия өчен рәхмәт әйтеп, эшләрендә уңышлар теләп калабыз.
Терроризм җинаять, аның төп максаты - җәмәгать иминлеген бозу, ул гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә, критик инфраструктура объектларына, табигый, мәгълүмати мохиткә, дәүләт идарәсе органнарына, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренә һөҗүм итүдә чагыла. Куелган максатларга ирешү халыкны һәм хакимият органнарын куркыту ысулы белән башкарыла.