ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

Бу чараны оештыруда авыл китапханәчесе дә бик актив катнашты. Авыл җирлегенең олысы да, кечесе дә читтә калмады, концерт кабатланмас күргәзмәләре, театраль күренешләре белән истә калды. Әлбәттә концертта җыр-биюгә дә, нәфис сүзгә дә урын зурдан булды.

Бу көнне космоска кешелек тарихында беренче пилотлы очыш ясалды. Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр. Әлеге көн уңаеннан, Күкчә авылы клубында китапханә белән берлектә балалар өчен «Күпме могҗизалы ачышлар бар» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан балаларга очучы космонавтлар, кояш системасы, планеталар, йолдызлар һәм галактикалар турында кызыклы мәгълүмат җиткерелде. Чара ахырында катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, космос турында белемнәрен ныгыттылар.


15
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Алар нәрсә кичергән, нинди авырлыклар һәм шатлыклар белән очрашканнар - боларның барысы турында безгә сугыш чоры хатлары сөйли.                                                                                               

2025 елның 14 апрелендә «Балаларны – сәламәтләндерү белем бирү(профильле) үзәге» бадминтончылары командасы  «Татарстанның бадминтон өметләре-1 тур» сайлап алу этабында катнашты.

12 апрельдә, Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре космонавтика көне уңаеннан, 3 нче сыйныф укучылары белән «Космос глазами детей» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Иң элек балалар кешенең космик киңлеккә беренче очышы турында фильм карадылар, ә аннан соң зур кызыксыну белән космонавтика темасына рәсемнәр ясадылар. Чара азагында китапханәче космос турындагы әдәбиятка күзәтү ясады. Бер сәгать дәвамында без балаларның космос турында күзаллауларын киңәйтергә, аларның иҗат һәм фантазияләрен үстерергә булыша алдык дип ышанабыз.


14
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

1961 елның 12 апрелендә космик очыш һәм Юрий Гагарин кешелек тарихына мәңгегә кереп кала. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы китапханәсендә «Галәм кешесе - Космос» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә космонавтика тарихы һәм космик киңлекләрне үзләштерү, космонавтлар тормышы турында таныштырды. Шулай ук, Җир планетасының беренче космонавты Ю.А. Гагарин, беренче хатын-кыз космонавт В. В. Терешкова турында мәгълүматлар куелды. Укучылар «Космовикторина» интеллектуаль уенында актив катнаштылар һәм ракета рәсемнәрен җыйдылар.

12 апрель көнне космонавтика көне уңаеннан Иске Җөри авылы урта мәктәбендә китапханәчеләр «Чиксез галәм серләре» дигән темага викторина үткәрделәр. Чара башында китапханәчеләр балаларга космосны үзләштерү тарихы, кызыклы фактлар һәм вакыйгалар турында сөйләделәр.  Балалар кояш системасы, планетада яшәү өчен шартлар турында, җир иярчене - Ай турында белделәр. Шулай ук балалар белән йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясы сурәтләнгән рәсемнәрне һәм Юрий Гагаринның фотосурәтен карадылар, викторина сорауларына җаваплар таптылар. 

Әлеге чарада катнашучылар  Галәм, кешенең космоска беренче очышы һәм космик киңлекне үзләштерү тарихы турындагы белемнәрен тикшерделәр. Алар Юрий Гагаринның биографиясе, космик корабларның төзелеше, кояш системасы планеталары һәм космос турындагы башка кызыклы фактларга кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.

Викторинадан тыш, чарада катнашучылар өчен тематик китаплар, журналлар һәм мәгълүмати материаллардан күргәзмә әзерләнгән иде. Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды. Һәр катнашучы яңа белемнәр һәм уңай эмоцияләр алды.

Бу тамаша яз көне кара жир күренә башлагач, каргалар килү хөрмәтенә

үткәрелә торган бәйрәм. Әлеге бәйрәмгә барысы да: карты-яше, бала-чагасы да җыелды.

Төрле ярмалардан зур казанда тәмле ботка пешерелде, бәйрәмебез кунаклары әлеге

боткадан, кайнар коймактан, самавыр чәеннән авыз иттеләр. Язның хәерле, иген-ашлыкның күп, дөньялар тыныч булуын теләп, калган ризык каргаларга сибелде. Чара концерт номерлары, төрле уеннар белән бергә үрелеп барды. Бәйрәмебез эчтәлекле, кызыклы һәм күнелле үтте.

Олы Нырсы авылы китапханәсендә «Фашист лагерьлары тәмугында» хәтер сәгате узды. Чара барышында тарихи фактлар сөйләнелде һәм Икенче бөтендөнья сугышы тарихының иң рәхимсез битләренең берсе булган документаль хроника кадрлары күрсәтелде. Катнашучылар китапханәче сөйләгәннәрдән Бухенвальд, Дахау, Майданек, Освенцим һ.б. фашистларның үлем лагерьлары турында, фашистларның кешеләрне ачтан үтерүләре, кыйнаулары, көчсез хезмәтләре, җәзалаулары, газ камераларында үтерүләре, яндырулары турында белделәр. Безнең бурычыбыз — тарих дәресләрен истә тоту, мондый җинаятьләр беркайчан да кабатланмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләү. Чара фашизм корбаннары истәлегенә бер минут тынлык белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International