ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

10 декабрь көнне Үзәк мәдәният йорты хезмәткәрләре  һәм китапханәче тарафыннан Ватан Геройлары көне уңаеннан хәйкәл янында геройларны искә алу сәгате үткәрелде.Шулай ук, Үзәк урта мәктәбе укучылары өчен фильм күрсәтелде.

9 декабрь - Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Баландыш авыл китапханәсендә "“Коррупциягә : “Юк!” дип әйтик” дигән буклет эшләнде.

Риваять буенча, бинаның икенче катында урнашкан йокы бүлмәсендә янгын чыккан, шартлы ут әйберләр һәм мебель буенча тарала башлаган. Эчтә көчле төтен барлыкка килә. Бинада сигнализация эшли башлады, башланган янгын турында янгын бүлегенә хәбәр бирелде һәм балалар бакчасы хезмәткәрләренә игълан ителде. Балалар һәм персонал бинадан чыга башлады. Барысы да ашыгыч рәвештә эвакуацияләнде. Шартлы янгын урынына ПСЧ-134 бүлекчәләренең хәрби экипажлары килде. Өйрәтүләргә җәлеп ителгән бүлекчәләрнең эшен махсус штаб координацияләде, ул балалар бакчасы бинасы янында урнашкан территориядә оештырылган иде. Эш-гамәлләрнең дөреслеген Татарстан Республикасы Казан шәһәренең янгын сүндерү оешмасы бүлеге хезмәткәрләре бәяләде.

Инвалидлар декадасы кысаларында, 10 декабрь көнне  “Батыр” спорт комплексында сәламәтлекләре чикле балалар өчен зур бәйрәм чарасы үткәрелде.  Әлеге чарада балаларны Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хазипов  Нәҗип  Накипович  һәм   мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна котлады. Бу бәйрәмдә безнең Баландыш төп мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Тимербаев Раил катнашты,  грамота һәм бүләкләр белән бүләкләнде.

9 декабрь — Халыкара Коррупциягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан Баландыш авылы китапханәчесе Нәҗипова М. Х.  китапханәдә мәктәп укучылары өчен "Нәрсә ул коррупция?» - дигән китапханә сәгате уздырды. Әлеге чараның максаты - яшь буында коррупциягә каршы дөньяга караш тәрбияләү һәм коррупциягә каршы тору бөтен җәмгыять һәм аерым алганда һәр кешенең эше икәнлеген аңлау. Чара барышында балалар әлеге календарь датаның тарихы, барлык илләргә һәм регионнарга кагылучы катлаулы күренеш, коррупциянең Дәүләт төзелешен өзүе һәм теләсә кайсы илнең, хәтта иң үсеш алган икътисади үсешен туктатуы турында белделәр.

Шул унайдан 9 декабрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Нәрсә ул коррупция? » дигән темага әнгәмә уздырылды. Шулай ук коррупциягә каршы көрәшне яктырткан материаллар туплап күргәзмә дә төзелде.

Бу көнне безнең  Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы педагоглары Баева А. Г., Шәймәрданова М. Н., Хафизова А. Р., Мөбәрәкова Д. М. мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм аларның әти –әниләренә мастер-класс үткәрделәр. "Йөрәктән йөрәккә" дигән хәйрия бәйрәме матур традициягә әверелде, ул инде менә ничә ел тормышка ашырыла һәм үз тирәсенә сәламәтлек үзенчәлекләре булган балаларга үз җылысын бүләк итәргә әзер булган битараф булмаган кешеләрне җыя.

      Инвалидлар декадасы уңаеннан, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә укучыларда мәрхәмәтлелек, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан, күп чаралар үткәрелде.  “Мәрхәмәтлелек дөньяны коткарыр” темасына дәресләр, “Мәрхәмәткә ачылыр йөрәкләр”  тематикасына класс сәгатьләре үтте, рәсем күргәзмәсе оештырылды.

    Укучылар  инвалид авылдашларның өйләрендә булдылар, бүләкләр тапшырдылар, концерт  номерлары күрсәттеләр.                      

2019 елның  7 декабрендә «Дулкын» ябык йөзү бассейнында предприятие, оешма, учреждение, авыл җирлекләре җитәкчеләре арасында йөзү буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Анда районның 19 оешмасы катнашты.

10 нчы декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендэ “Интернет челтәрендэ куркынычсызлык” темасына бердәм  дәрес үткәрелде. Дәреснең максаты: интернет челтәрендә эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү, балаларның челтәрдә эшләү грамоталылыгын үстерү, интернетта балалар куркынычсызлыгы мәсьәләсен карауга ата-аналарны, укытучыларны җәлеп итү. Информатика укытучысы Гарипов Ф.Ф. видеоматериаллар аша укучыларга мәгълүмат бирде, интернетның уңай һәм тискәре якларын аңлатты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International