2019 елның 8 декабрь көнендә Карабаян авылында яшәүче тыл ветераны Кондратьева Мария Павловнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан Мария апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Олы Нырсы авыл җирлеге башлыгы да җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
2019 елның 3 декабрь көнендә Югары Саурыш авылында яшәүче тыл ветераны Петрова Екатерина Ивановнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан Екатерина апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Габделнур Маннапов җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
2019 елның 22 ноябрь көнендә Алан авылында яшәүче тыл ветераны Хасанова Рауза Гатаулла кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Рауза апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Алан авылы җирлеге башлыгы Әхмәт Хаҗиев җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
2019 елның 23 октябрь көнендә Кече Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Кәримуллина Фаягөл Гаяз кызына 95 яшь тулды. Шул уңайдан Фаягөл апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Загидуллин да Фаягөл апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Бүген, 10нчы декабрь көнне, Теләче 1нче балалар бакчасы базасында тәрбиячеләр арасында юл-транспорт һаләкәтләрен булдырмауны профилактикалау буенча “Яшел ут” республика конкурсының район этабы булып узды. Әлеге конкурстаТеләче №1,2,3, Олы Мишә һәм Узәк балалар бакчаларыннан тәрбиячеләр үз осталыкларын күрсәттеләр. Безнең Теләче 2нче балалар бакчасыннан тәрбиячеләребез Хәбирова А.Р. һәм Николаева Г.Н. катнаштылар һәм призлы урыннарга ия булдылар: Хәбирова А.Р.- беренче, ә Николаева Г.Н.-икенче урынны яулады. Бәйгене “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н., ГИБДД җитәкчесе Назиров Р.Х, район мәгариф бүлеге методистлары Саетова А.Н., Закирова С.Г., укыту –тәрбия урынбасары Якупова Р.З. бәяләделәр
2019 елның 17 октябрь көнендә Күкчә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Таисия Сабирҗановага 95 яшь тулды. Шул уңайдан Таисия апага Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырды. Алан авыл җирлеге башлыгы Әхмәт Хаҗиев hәм район социаль яклау идарәсе бүлеге җитәкчесенең вазыйфаларын башкаручы Ләйлә Каюмова Таисия апага шулай ук изге теләкләрен җиткерделәр.
6 декабрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә инвалидлар декадасы уңаеннан «Игелек кылып яшик» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Язмыш кимсеткән кешеләрнең яшәүләре дә - үзе бер батырлык. Аларга карап, башкалар да сәламәтлекнең кадерен белергә, түземлерәк, шәфкатьлерәк булырга өйрәнә.
Ул ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Безнең халыкның батырлыгын мәңгеләштерү, тарихи выкайгаларны истә тоту, яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан Баландыш авыл китапханәсендә " 9 декабрь-Ватан геройлары көне" дигән күргәзмә куелды.
Ел саен үткәрелә торган бәйге балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларда урам һәм юлларда куркынычсызлыкның тотрыклы күнекмәләрен формалаштыру мәсьәләсен хәл итүгә системалы якын килүне оештыру максатыннан үткәрелә.
9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан Сауш авылы китапханәсендә авыл яшьләре катнашында "Коррупциягә юк” темасына әңгәмә үткәрелде.