8 декабрь көнне Алан авылы китапханәсендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган “Без коррупциягә каршы” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәнең максаты - халыкка коррупция төшенчәсенең тормыштагы ролен һәм аңа каршы көрәш ысулларын аңлату иде.
Инвалидлар көне уңаеннан изге гамәлләр ункөнлеге бара. Шул уңайдан 8 декабрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Изгелек эшлә, яхшылык кыл” исеме астында укучылар белән әңгәмә үткәрделәр. Балалар әңгәмә уңаенда кеше кылган гамәлләрнең изге, яхшы ният белән башкарылырга тиеш икәненә төшенделәр.
10 декабрь көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында тәрбиячеләр арасында юл-транспорт һаләкәтләрен булдырмауны профилактикалау буенча “Яшел ут” республика конкурсының район этабы булып узды. Әлеге конкурстаТеләче №1,2,3, Олы Мишә һәм Узәк балалар бакчаларыннан тәрбиячеләр үз осталыкларын күрсәттеләр. Безнең бакча данын тәрбиячебез – Давлетшина Р.Н. яклады. Бәйгене “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н.,ГИБДД җитәкчесе Назиров Р.Х, район мәгариф бүлеге методистлары Саетова А.Н., Закирова С.Г., укыту –тәрбия урынбасары Якупова Р.З. бәяләделәр.
9 декабрь көнне, Үзәк авылында яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Кәримованы Ватан Геройлары көне белән Муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин,Татарстан Республикасы Саба-Теләче хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе Фәнис Закиров, Үзәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова тәбрикләделәр.
7 , 8 декабрь көннәрне Максабаш авылы мәдәният йортында 2020 елга үзара салым акчасын җыю буенча гражданнар җыелышы узды.
Җыенда Теләче муниципаль районын оештыру бүлеге башлыгы Яруллин Р.Н. һәм Теләче районының башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Хадиев И.Т. катнаштылар. Ю.Кибәхуҗа җирлеге башлыгы Махмутов Ф. Р. үзара салым акчасына 2019 елда башкарылган эшләр хакында таныштырды. Җыелачак үзарасалым акчасына эшләнәчәк эшләр турында сөйләде. Очрашу барышында Максабаш авылы халкы үзен борчыган сорауларны җиткерде.
Әлеге чарада Теләче районы “Сердәш” халык театры коллективы бәйгенең дипломы һәм истәлекле бүләк белән, ә райондашыбыз Флүзә Гәләвиева “Икенче планда иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы” номинациясендә бүләкләнделәр.
Бу көн Олы Мәтәскә авылында да билгеләнеп үтелде . 7 ноябрь көнне мәдәният хезмәткәрләре бу темага” Без ришвәтчелеккә каршы” – дигән исем астында яшьләр белән әңгәмә үткәрделәр. Илдә ришвәтчелек чәчәк ата. Моңа каршы көрәшү бик авыр. Аны тиз генә туктату мөмкин түгел. Коррупция-илнең барлык гражданнарына да кагыла торган проблема. Без барыбыз да икътисад күтәрелеш кичергән дәүләттә яшәү турында хыялланабыз.Шушылар турын да яшьләргә кыскача аңлату эше алып барылды.
Җыелышта Теләче муниципаль районы администрациясенең оештыру бүлеге җитәкчесе Яруллин Р.Н., җирле үзидарә башлыгы Мухаметшин Р.Ш. һәм Баландыш хуҗалыгы корпоративы җитәкчесе Низамов М.Х. катнашты. Җыелышта Баландыш авыл җирлегендә 2018-2019 елларда үзара салым буенча эшләгән эшләре турында авыл җирлеге үзидарә башлыгы Мухаметшин Р.Ш. чыгыш ясады һәм алда торган бурычлар белән таныштырды. Шулай ук Яруллин Р.Н. һәм Низамов М.Х. чыгышлары тыңланды, авыл халкын борчыган мәсьәләләргә ачыклык кертелде. Ахырдан халыкка Урта Мишә авылы үзешчәннәре тарафыннан Р. Хөсәенованың «Табылдык» спектакле тәкъдим ителде.
Бу-Россиянең төрле чор һәм буынның лаеклы кешеләренә хөрмәт күрсәтү. Кешеләр Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан ордены кавалерларын зур горурлык һәм рәхмәт белән сугыш кырларында батырлык күрсәткән батырларны хөрмәтлиләр. Ватанга, аның үткәненә һәм хәзергесенә, үз дәүләтенең, халкының тарихын белмичә, киләчәкне төзеп булмый.
9 декабрь көнне Әбде авылы китапханәчесе, мәктәп белән берлектә, «Ватан Геройларына - мәңгелек дан» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелделәр. Слайд ярдәмендә балаларга Герой булу, Екатерина II чорыннан алып безнең көннәргә кадәр булган истәлекле дата барлыкка килү тарихына чумулары турында сөйләделәр. Алар Чудское диңгезендә бозда дрейфлаган «Челюскин» бозкол экипажы, Космос геройлары, сугышчы – интернационалистлар, тыныч көннәр геройлары турында документаль кадрлар карадылар. Балалар 1917 елга кадәр бу бәйрәмнең Георгий кавалерларының хезмәтләрен хөрмәтләүгә багышланганын белделәр. Хәзерге вакытта ил Советлар Союзы Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын, Социалистик Хезмәт Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Россия армиясе сугышчыларын хөрмәтли.