Беренче октябрьдә бөтен дөньяда өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу көнне без әби - бабаларыбызны хөрмәтлибез. Өлкәннәр көнен балалар бакчасында билгеләп үтү бик мөһим, чөнки бу бәйрәм-балаларда өлкән буынга карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү өчен өстәмә мөмкинлек.
Шул уңайдан Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары Набиуллина Рафилә Рафил кызы, Галимзянова Фәния Габделхак кызы һәм Шаипова Раъно Исам кызы күргәзмәлек әзерләделәр.
Бәйрәм программасы 3 өлештән тора иде: кереш, котлау һәм күңел ачу. Чара чәй өстәле артында күңелле сөйләшү белән тәмамланды.
1 октябрь – Өлкәннәр көне. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.
Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. “Өлкәннәр көне” уңаеннан өлкәннәрне бәйрәм белән котлап күчтәнәч пакет өләште.
Яңа китаплар белән якынрак танышу өчен балаларга “Бу китапны укы” дип исемләнгән күргәзмә тәгъдим ителде.
30 сентябрь көнне Теләче беренче балалар бакчасында Бөтендөнья елгалар көне узды. Балалар безнең җирлектә нинди елгалар агуын искә төшерделәр, елганың сулыктан ни белән аерылуын ачыкладылар
27-29 нчы сентябрь көннәрендә Теләче урта мәктәбе укучылары информатика укытучысы Ф.Ф. Гаптрахманов җитәкчелегендә «Цифровой прорыв»дип исемләгән Бөтенроссия конкурсының финал өлешендә катнашып кайттылар.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге авыл эшкуарлары «Яшь Россия эшкуары 2019» Бөтенроссия конкурсында катнаша алалар. Конкурста катнашу өчен бүген үк molpred-116.ru сайтында анкета тутырырга һәм info.mpr2019rt@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Гаризаларны кабул итүнең соңгы көне – 30 сентябрь. Һәр теркәлүче бүләккә СММ буенча онлайн белем алу курсын алачак.
Яшь белгечләр авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында 2020 елдан авыл җирендә 3%ка кадәр ставка белән ипотека кредиты алырга мөмкин. Бу хакта Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев әйтте.