1 октябрь көнне Олы Нырсы авыл җирлегендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Авылның өлкәннәре мәдәният йорты бинасында, мул итеп әзерләнгән табын артында хөрмәтләнделәр.
1 октябрь көнне Иске Җөри мәдәният йортында “Тормыш матурлыгы өлкәннәрдә!” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмгә авылыбызның өлкән яшьтәге әби-бабайлары чакырылды
1 октябрь – Олылар көне. Олы Мәтәскә авылында “Өлкәннәр тормыш бизәге” дигән исем белән шушы көнне Олылар көне билгеләнеп үтте
Китапханәче Рахматуллина А.А. өлкәннәребезне яңа кайткан китаплар, газета – журналлар белән таныштырды. Алар үзләренә ошаган китапларны яздырып, өйләренә укырга алдылар.
Башлангыч сыйныф укучылары ветераннарыбызны музыкаль бүләкләре белән сөендерделәр.
1 октябрьдә илдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан авыл мәдәният йортында зур концерт булды. Чарага авылның барлык пенсионерлары чакырылган , алар өчен мул табыннар һәм бүләкләр әзерләнгән иде.
Өлкәннәребез хөрмәтенә матур теләкләр әйтелде, җыр-шигырьләр яңгырады, бай һәм мул чәй өстәле әзерләнде. Алар хөрмәтенә “Яшәгез сез көлеп кенә, тормышка ямь биреп кенә» дип аталган китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.
Беренче октябрьдә бөтен дөньяда өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу көнне без әби - бабаларыбызны хөрмәтлибез. Өлкәннәр көнен балалар бакчасында билгеләп үтү бик мөһим, чөнки бу бәйрәм-балаларда өлкән буынга карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү өчен өстәмә мөмкинлек.
Романистның 30 нчы елларда барлыкка килүе һәм көчле тормыш темпы, кеше язмышларының текә борылышлары коллизияләрнең драматик кискенлеген аның әсәрләрендә билгели.
Көзге календарьда гадәти булмаган көн бар. Бу көндә бөтен өлкәннәргә дә рәхмәт сүзе әйтәсе, аларга аеруча игътибарлы буласы килә. Россия Федерациясендә 1992 елдан билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көне-бәйрәм генә түгел, ә өлкәннәр өчен бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге дә.