ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2019 ел
җомга

1 октябрь көнне Алан авылы мәдәният йортында “Гомерләрнең алтын көзләре”- дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрелде.

Шармыш авыл китапханәсендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан «Душой молодые, сердцем золотые» дип исемләнгән бәйге игълан ителде. Безнең балалар үзләренең әби-бабаларының портретларын алып килделәр. 


2
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

30 сентябрь көнне, Татарстан Республикасы Президенты, Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проект кысаларында, Айдар авыл китапханәчесе А.Фаляхова башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәдәни көндәлек”  тапшырды. "Укучының мәдәни көндәлеге" балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәният учакларына барырга кызыксындыру, укучыларны һәм олыларны рухи яктан баету максатын күздә тота.

27 сентябрь – мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре хезмәткәрләре көне! Шул уңайдан, 30 сентябрь көнне, Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә  "Барлык һөнәрләр дә яхшы, барлык һөнәрләр кирәк!" дип исемләнгән акция уздырдылар.

Мәктәп укучылары, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре катнашында әзерләнгән концерт номерлары өлкәннәребез тарафыннан җылы кабул ителде.

Октябрьнең беренче көнендә өлкәннәр көне  билгеләп үтелә.  1 октябрь көнне Шәтке мәдәният йортында, Шәтке авыл җирлеге Советы, спонсорлар, ҖЧҖ “Агролак” ширкәте, мәдәният хезмәткәрләре  өлкән буын кешеләре өчен “Сезнең эшләр, сезнең акыл көче, мәңгелеккә җирдә калачак” дигән исем астында зур бәйрәм чарасы оештырдылар.  

“Өлкәннәр – Сез тормыш бизәге” исемле очрашуда җанлы әңгәмә булды һәм пакетлар өләшенде.

  1 октябрь – Өлкәннәр көне. Картлык ул – кеше гомеренең алтын чоры, шуңа бәйрәм дә нәкъ менә шундый ел фасылында билгеләнә. Бәйрәм көне уңаеннан Урта Мишә авылы өлкәннәре клуб бинасына чакырылып, мул итеп әзерләнгән табыннар артында хөрмәтләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International