Шушы хөрмәттән бүген район мәдәният йорты район педагогларын, тәрбиячеләрне үзенә җыйды. Мактау һәм котлау сүзләре белән Теләче муниципаль район башлыгы Хазипов Н.Н. , Теләче муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Хамидуллин И.Х., район мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В. чыгыш ясадылар.
Теләче урта мәктәбендә федераль программага нигезләнеп эшләнгән “ Үсеш ноктасы” үзәгендә информатика, тормыш иминлеге нигезләре, шахмат һәм проектлар зонасы һәм малайлар белән кызлар өчен хезмәт кабинетлары ремонтланды.
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов җитәкчелегендә узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә катнашты, ул Россия Федерациясе субъектларында туфракны известьлауны башкару мәсьәләләренә багышланган иде.
Әлбәттә, барлык ата-аналар да үз сабыйларын актив, сәламәт һәм шат күңелле итеп күрергә тели. Ул һәрвакыт шундый булып калсын өчен, нигезне балачактан ук салырга кирәк.
1 октябрь көнне Ямбулат авылында "Өлкәннәр" көне үткәрелде. Бәйрәмдә Мәтәскә җирле үзидарә рәисе Валиуллин М.А һәм "Таң" ширкәте җитәкчесе Касыймов А.Ш чыгыш ясадылар.
30 сентябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә яшь буынны хезмәт белән тәрбияләү уңаеннан өлкәннәр тарафыннан "Кул эшләре серләре" һәм "Кулларга эш - җанга шатлык" дип исемләнгән кул эшләреннән күргәзмәләр оештырылды һәм әңгәмәләр үткәрелде.
1 Октябрь көнне без, Субаш авыл клубы хезмәткәрләре, “Илгә һәрчак көч-дәрт иңеп торыр, өлкән затлар әгәр елмайса" дип исемләнгән өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрделәр.
Алар укучылар белән “Көз ул муллык китерә” исемле чара үткәрделәр. Чарада укучылар көз турында табышмакларның җавапларын таптылар, шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан укучылар өйдә уку өчен китаплар, журналлар алдылар.
«Укучының мәдәни нормативы» - мәктәп укучыларының рухи, эстетик һәм сәнгати үсешенә һәм алар арасында мәдәни белемнәрне арттыруга юнәлдерелгән проект.
1 октябрь – Олылар көне. Бу бәйрәм олы буынга чын йөрәктән хөрмәт күрсәтү һәм рәхмәт сүзе әйтер өчен зур мөмкинлек булып тора.