Шул уңайдан Сауш авыл китапханәчесе китапханәгә даими йөрүче авып яшьләре белән «Яшьлегенне агулама» темасына сәламәтлек сәгате үткәрде. Катнашучылар игътибарына «Мин наркотикларга каршы» дип аталган видеоролик күрсәтелеп, соңыннан фикер алышынды.
Шушы көн уңаеннан 24 июньдә Сауш авыл китапханәсендә “Яман гадәт-гомерне кыскарта” исемле тематик күргәзмә эшләнде, анда китапханә фондыннан китаплар, газета – журнал материаллары, белешмәлекләр, буклетлар урын алды.
26 июнь көнне Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне кысаларында Айдар авылы китапханәсендә «Наркотикларга кагылма – сәламәт кал!» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Китапханәләрнең бурычы-үсеп килүче буынны бәладән саклап калу, кисәтүче мәгълүмат бирү. Укучылар яшьләр арасында наркотик матдәләр куллануның төп сәбәпләре белән таныштылар, танышлары яки дуслары наркотикларга тартылганда үзеңне ничек тотарга һәм ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә икәнен белделәр.
26 июнь көнне Халыкара наркомания белән көрәш көне уңаеннан Баландыш авылы китапханәчесе яшүсмерләр өчен “Наркотикларга-юк дип әйт!” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче балаларга наркотикларның нәрсә икәнлеге, матдәләр кабул итүчеләргә нинди куркыныч янавы турында сөйләде.
Шул унайдан 26 июнь көнне Максабаш авылы китапханәсендә «Наркотикам - нет» исеме астында китап күргәзмәсе төзелде һәм укучылар белән тематик сәгать үткәрелде.
26 июнь көнне Шармыш авыл китапханәсендә «Наркотикларсыз тормыш» акциясе һәм Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне кысаларында «Как жить сегодня, чтобы иметь шансы увидеть завтра» дигән күргәзмә эшләнде.
Алар ил халкының сәламәтлегенә глобаль куркыныч буларак наркомания проблемасына багышланган.
БМО карары белән гамәлгә кергән бу датаны 1987 елдан билгеләп үтәләр.
Бу көн уңаеннан Теләче үзәк китапханәсендә наркоманияне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан "Яман гадәт юлдаш булмасын" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Анда профилактик эчтәлекле, наркоманиягә кагылышлы бозыкларны кисәтүче һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы басмалар, әдәби китаплар урын алды. Шулай ук китапханәчеләр ял паркында буклетлар, листовкалар таратты.
26 нчы июнь көнне Теләче урта мәктәбендә 11 нче сыйныф укучылары өчен бик матур чыгарылыш кичәсе оештырылды. Быел мәктәпне 22 укучы тәмамлады. Алар арасында Заһидуллина Илсия, Закирова Язгөл. Әгзәмова Инзилә, Гыймадиева Динә, Миннуллина Гөлназ һәм Ситдыйкова Гөләндәм кызыл аттестатка мәктәпне тәмамладылар. Чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәп директоры Р.Р. Назипов, укытучылар һәм әти –әниләре котлады. Хәерле юллар сезгә, балалар!
27 нче июнь көнне өлкәннәр группасы балалары бакчадан ерак урнашмаган паркка экскурсиягэ бардылар.Экскурсия барышында алар тере табигать белэн таныштылар:кошлар сайравын тыңлап,кояш, яңгырның үсемлекләрнең үсүләре өчен төп шарт икәнен аңлап кайттылар,кайтышлый урамда урнашкан уен мәйданчыгына кереп уйнап та алдылар.Экскурсия бик кызыклы үтте.