Шәтке авыл китапханәсендә "Сугыш уты җирдә кабынмасын ! Тыныч булсын безнең күк йөз" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Җиңү көне-Бөек бәйрәм, ул һәрвакыт Ватаныбызның хәрби тарихының иң якты һәм онытылмас вакыйгасы булачак. Узган сугыш турында күп язылган, без аның канкойгыч һәм озын булуын беләбез.
Митингта сугыш һәм тыл ветераннары, күп санлы кунаклар мәдәният хезмәткәрләре, Шәтке урта мәктәбе укучылары катнашты.
Митинг үлемсез полкның керүе белән башланып китте. Тантаналы митингны авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Ф.Г. ачып җибәрде.Ул барлык катнашучыларны да бәйрәм белән котлады. Бәйрәм концерты булды. Соңыннан мәдәният йортында чәй табыны артында хезмәт ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын тәбрикләделәр.
Укучылар белән сугыш темасына шигырьләр укылды һәм әңгәмә уздырылды. Күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясалды.
Язучыларның әсәрләрендә дә сугыш темасы тирәнтен яктыртылган. Утлы көннәрнең кайтавазы күңелләрдә саклансын өчен 6 май көнне Максабаш авыл китапханәсе #Читаем детям о войне 2019 исеме астында уздырылган Халыкара акциягә кушылды. Китап күргәзмәсе янында балаларга Бөек Ватан сугышын чагылдырган әсәрләрдән өзекләр укылды, балалар шулай ук үзләре дә китаплардан шигырьләрне сайлап алып иптәшләренә сәнгатле итеп кычкырып укып күрсәттеләр.
Югары Мәтәскә авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре , 9 май-Бөек Жиңүнең 74 еллыгы уңаеннан тыл ветераны Борханетдинова Мөнәвәрә Шәйми кызының өендә булып, аңа бәйрәм күчтәнәче ,Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатих улының һәм Олы Мәтәскэ авыл җирлеге башлыгы Валиуллин Миннәхмәт Абдулла улының котлау открыткаларын тапшырганнар.
Тантаналы чара Теләче авылының үзәк мәйданында узды. Җиңү Парадында районның барлык оешмалары катнашты, Безнең Әбде авылыннан авыл җирлеге башлыгы Н.М. Домолазов., авыл мәдәният йорты директоры-Рахматуллин Н. Р., китапханәче-Никитина Н. П. катнаштылар.
Бәйрәмгә сугыш һәм тыл ветераннары чакырулы иде. Бәйрәм кичәбез авыл үзешчәннәренең матур җырлары белән үрелеп барылды. Фоеда "Батырларның даны мәңгелек" исемле күргәзмә эшләп килде. Күргәзмәдә сугыш темасын яктырткан китаплар һәм папкалар урын алды. Ахырдан бәйрәм чәй табыны артында үтте.
Чара мәктәп, мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе белән берлектә оештырылды.
Чакырылган ветераннарга аерым игътибар бирелде, чөнки нәкъ менә алар ярдәмендә без бүген бәйсез илдә тыныч һәм тату яшибез.
Фестивальнең максаты-өлкән яшьтәге гражданнарның җәмгыять тормышында катнашу дәрәҗәсен күтәрү, Татарстан Республикасы Теләче районы ветераннарының үзешчән иҗатын үстерү һәм аларны үзешчән иҗат коллективларына җәлеп итү.
8 май көнне Баландыш авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митинг үткәрелде. Җиңү бәйрәме - ул сугыш һәм хезмәт батырларын хөрмәтләү, хәтерләрне ныгыту көне дә. Кичәгә тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары чакырылган иде. Бәйрәм сугышчан патриотик җырлар, биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Митинг һәйкәлгә чәчәкләр, венок салу белән тәмамланды.