ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

4 май көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре тыл ветераннарын хөрмәтләп өйләренә бардылар, Бөек Җиңүнең 74 еллык бәйрәме белән котлап күчтәнәчләр өләштеләр.

Безнең һәркайсыбыз ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен уртаклаша... һәм елдан-ел азрак алар безнең арада кала. Без аларга тыныч күк өчен "Яхшылык" белән кайтарырга бурычлы. Җиңүчеләр буынын яратырга, хөрмәт итәргә кирәк. Бәйрәм көннәрендә йөрәгеннән килгән рәхмәт сүзләре һәм котлау сүзләре аларны җылытсын иде.
Айдар мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәм алды көнендә әтиләре фронтта һәлак булган тыл хезмәтчәннәре, толлар, сугыш чоры балалары янына бардылар. Өлкәннәргә бүләкләрдән кыйммәтрәк-игътибар һәм аралашу кирәк. Сугыш турында күпме ачы күз, хатирәләр, сугыштан соңгы авыр еллар турында... очрашуда һәркем үзенең югалтуы, авыртулары турында сөйләде. Алар һәр минутның кадерен белеп, тормышны яратып яшәшүне, безнең өстә тыныч күк йөзе булын теләделәр!

Чара барышында Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган авылдашлар искә алынды.

9 май көнне, район халкы елдагыча бәйрәм митингына җыйналды -оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр, балалар, мәртәбәле  кунаклар ил өчен яу кырында көрәшкән якташларыбыз истәлегенә  чәчәк бәйләмнәре салырга, аларны кабат искә алырга чыктылар. 150 кеше мәйданнан “Үлемсез полк” маршы белән узды. Татаналы митингны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов ачып җибәрде. Район ветераннар Советы рәисе Мансур Газизов,  яшь буын вәкиле тәбрикләү сүзе белән чыкты. Сугышчан җырлар, хәрби биюләр кунакка килгән ветераннарны, сугыш чоры балаларының хәтерен кабат  яңартты.

Мәктәп коллективы, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм чарасын  ветераннар һәм тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Мәдәният йорты үзешчәннәре һәм укучылар коллективы  бәйрәм концерты программасы белән Төрек – Тәмте авылы ветераннарында тәбрикләп кайттылар.

«Үлемсез полк» акциясе - 9 май бәйрәменә күркәм төс өстәүче традицияләренең берсенә әверелде. Бу көнне халык сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган туганнарының истәлекле фотосурәтләре белән урамга чыкты.  Әлеге акциядә Теләче район үзәгендә Баландыш төп мәктәбе  укучылары да бик теләп катнаштылар.  

9 нчы май көнне Теләче урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74  еллыгына багышланган тантаналы митингта катнаштылар. Бәйрәмчә бизәлгән укучылар колоннасы, Теләче авыл урамнары аша узып, туган ягыбыз сугышчылары истәлегенә куелган обелискка таба үтте. “Бессмертный полк” акциясендә катнашып, укучылар үзләренең сугыштан кайтмаган бабайларының фотосүрәтләрен күтәреп бардылар.Бөек Ватан сугышчылары хөрмәтенә укучылар венок куйдылар. Бөек Ватан сугышы еллары, Җиңүне алып килгән, безгә тыныч тормыш, аяз күк йөзе бүләк иткән сугышчы ватандашларыбыз мәңге онытылмас! Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз!

Бүгенге көндә анда Акманова Марфа Никитична яши. Марфа Никитична 1924 елның 23 июнендә Теләче районында, Карабаян авылында колхоз әгъзалары гаиләсендә туа. Гаиләдә җиде бала була: 4 кыз һәм 3 малай, Марфа Никитична – җиденче бала. Мәктәпне тәмамлый һәм Казанга күчә. Сугыш елларында Казан шәһәренең Ленин районындагы Казан авиатөзелеш заводында эшләгән. Марфа Никитична кияүгә чыкмаган. Җитмешенче елларда авылга әти-әнисен карарга кайта. Апаларына, абыйларына хуҗалыкта ярдәм итеп, балаларны тәрбияләргә дә ярдәм итә. Озак еллар дәвамында «Ленин " исемендәге колхозда сыер савучы һәм бозау караучы булып эшли.

 

2019 елның 8 маенда Бөек Җиңү көне алдыннан Теләче районында "Трансгаз Казан" ҖЧҖ вәкилләре-генераль директор урынбасары Әхмәтҗанов Марат Газиз улы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Контюков Р. А. ярдәмчесе  Минкина Гүзәлия Тәлгать кызы булдылар.

 

2019 елның 8 май көнендә  Үзәк  авыл җирлегенә караган барлык  авылларда һәйкәлләр янында   Бөек Җиңүнең 74 еллыгына  багышланган митинглар булып үтте. Үзәк бистәсендә  митинг сәгать  9.00  да башланды. Памятник янына  халыкар агыла башлады. Стройга тезелеп мәктәп укучылары килде. Тыл һәм хезмәт  ветераннарына урын түрдән  бирелде. Митинг  мәңгелек утны кабызудан башланды. Митингта   Үзәк  авыл  җирлеге башлыгы Котников В.Н.    чыгыш  ясады, аннан соң мәктәп  укучылары  чыгышларын ветераннарыбызга багышладылар. Чөнки безнең бабаларыбыз матур, тыныч тормыш өчен гомерләрендә  кызганмаганнар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International