6 май көнне Ямбулат авылы китапханәсе «Балаларга сугыш турында укыйбыз - 2019» ("Читаем детям о войне - 2019") дигән Халыкара Акциягә кушылды. Әлеге акциянең инициаторы һәм оештыручысы булып дәүләт бюджет мәдәният учреждениясе "Самара өлкә балалар китапханәсе" тора. Акция Ямбулат башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә үткәрелде (барлыгы 5 кеше). Китапханәдә әлеге көнгә карата "Балаларга сугыш турында укыйбыз" дигән күргәзмә оештырылды. Аннары түбәндәге китаплардан өзекләр укылды: "Полководцы и военачальники Великой Отечественной", Житкова Б. "Семь огней", "Из плена", Кассиля Л. "Твои защитники", "Никто не знает, но помнят все", Стрижевский Ю. "Повесть о мужестве", Матвеева Д. "Пилотка", "Вовкина звезда", Васильева Б. "А зори здесь тихие..."
Бәйрәмдә Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Вәлиуллин М.А һәм башка җитәкчеләр чыгыш ясады. Ветераннар өчен башлангыч мәктәп укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан бәйрәм концерты оештырылды. Митинг Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз, каһарманнарыбыз истәлегенә куелган обелиск каршына веноклар кую белән тәмамланды. Бу көн, XX гасырның бер куркыныч вакыйгаларыннан берсе булган кебек Бөек Ватан сугышы, укучыларыбыз куңелләрендә бик озак истә калачак, - дип ышанабыз. Үзеңнең үткәнеңне олыларга кирәк! Шушы бөек елларга баш иик!
Айдар башлангыч мәктәбе коллективы, Айдар авыл җирлеге, авылыбызның тыл ветераннары, сугыш чорының бар авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән сугыш чоры балалары, авыл халкы катнашты. Бөек Ватан сугышында җиңүгә 74 ел тулу белән котлап авыл җирлеге башлыгы Хазиев Р.Р. тантанага килүчеләрне әлеге истәлекле көн белән тәбрикләде. Мәктәп укучылары чыгышы бәйрәмгә килүчеләр күңелендә матур әз калдырды. Бәйрәм чәй табыны артында давәм итте. Тантана ахырында мәктәп, клуб, китапханә һәм авыл советы исеменнән обелискка чәчәк бәйләмнәре куелды.
8 нче май көнне Баландыш мәдәният йортында Бөек җиңунең 74 еллыгы уңаеннан бәйрәм тантанасы булып утте. Бәйрәмгә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, Әфган сугышы ветераннары чакырулы иде. Бәйрәмне Баландыш авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәтшин Р.Ш. ачып җибәрде һәм бәйрәм белән котлап чыгыш ясады, районнан килгән эш һәм мәшгульлек үзәге директоры,әфганчылар советы рәисе Галимҗанов А.М. район җитәкчелегенең котлау сәламнәрен җиткерде. Бәйрәм укучыларның җырлары, шигырь, биюләре белән урелеп барды. Бәйрәм тантанасы ахырында һәйкәл-обелискка чәчәкләр куелды.
Бәйрәмне тыл ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын үзенеӊ котлавы белән Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Мараков Р.Р. башлап җибәрде. 6-7 класс укучылары әдәби-музыкаль композиция, концерт күрсәттеләр. Бәйрәм ахырында укучылар билгесез солдат һәйкәленә венок куйдылар
Мәктәп коллективы, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре әзерләгән театраль тамашаны ветераннар һәм тамашачылар көчле алкышларга күмделәр.
2019 елның 7 маенда Теләче районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Ирекле Волонтер” оешмасы белән берлектә “Георгий тасмасы” акциясе үткәрделәр. Волонтерлар паркта, урамда тасмалар тараттылар. Җиңү символына тиешле хөрмәт саклансын өчен пиджак яки пәлтәгә беркетеп куярга киңәш иттеләр. Без бу истәлекне сакларга һәм ата-бабаларыбызга лаеклы булырга омтылырга тиеш.
8 майда бездә- Теләченең 1нче балалар бакчасы базасында “ ФДББС шартларында балаларга УМК кулланып ике дәүләт телләрен өйрәтү ” дигән темага семинар узды. Әлеге семинарда доцент, педагогик фәннәр кандиданты Зарипова З.М. чыгыш ясады.Семинарда сүз бүгенге көн кадагында «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Татарстан Республикасы Законында һәм «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы» нигезендә мәктәпкәчә милли белем бирү өчен кирәкле шартлар булдыру каралганлыгын исәпкә алынуы турында барды. Бу семинардаТеләче районы балалар бакчасы педагоглары катнаштып, үзләренең белемнәрен баеттылар.