ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

Барлыгы 23 команда, 305 көрәшче катнашты. “Теләче” балалар спорт мәктәбе укучылары да әлеге ярышларда чыгыш ясады.

                                                                                 

25  нче март   көнне Теләче урта мәктәбендә “Яшь буынга патриотик тәрбия бирү. Теләче урта гомумбелем мәктәбенең III  чирек буенча укыту – тәрбия эше  нәтиҗәләре. IV  чиреккә максатлар һәм бурычлар” темасына укытучылар киңәшмәсе булып үтте.Төп тема буенча тәрбия эше буенча директор урынбасары Ф.З.Вафина  һәм укытучы Р.Р.Гатиятов чыгыш ясадылар.  III  чирек буенча  укыту һәм тәрбия эше нәтиҗәләре турында директор урынбасарлары  А.П. Пашина  һәм  В.Г. Мифтахова сөйләделәр,  фәннәрне авыр үзләштерүче балалар белән эш  юнәлешләрен,  бөтенроссия һәм республика фән олимпиадаларының республика этабы нәтиҗәләрен анализладылар.    Укыту-тәрбия эшләре буенча   IV  чиреккә максатлар һәм бурычлар куелды.

22-23 мартта балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Радик Габбас улы Әбҗәлилов җитәкчелегендә 4 бала 2002 елгы егетләр һәм кызлар арасында РСФСРның,ТАССРның атказанган урман хуҗалыгы хезмәткәре, «Почет Билгесе» һәм «Октябрь революциясе» орденнары кавалеры Минниханов Нургали Минниханович истәлегенә багышланган өстәл теннисы буенча XVIII ачык шәхси-команда Бөтенрәсәй ярышларында катнаштылар. Безнең команда 14 нче урынны алды.

Ярышларда республиканың 30 районыннан 280 спортчы катнашты . Әлеге ярышта өстәмә белем бирү педагогы Җаббаров Алмаз Фоат улы җитәкчелегендәге,  балаларны сәламәтләндерү һәм белем бирү  үзәгендә тәрбияләнүче 6 бала катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча шәхси зачетта катнашучылар 8 нче урынны алды.

Федеральная налоговая служба проводит ДНИ ОТКРЫТЫХ ДВЕРЕЙ по информированию налогоплательщиков о налоговом законодательстве по налогу на доходы физических лиц и порядке заполнения налоговых деклараций.

20  нче март көнне  Үзәк урта мәктәбендә “ Ел укучысы  - 2019”  район конкурсы үтте. “ Ел укучысы - 2019”  район конкурсында Теләче урта мәктәбе укучысы Шакиров Кәрим катнашты. Шакиров Кәрим конкурсның барлык биремнәрендә  уңышлы  чыгыш ясады.  Уңышлы чыгыш ясаганы өчен Кәрим мәгариф бүлеге грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

Әлеге бәйгедә 7 нче сыйныф укучысы Колбасов Артем катнашты. Ул Бажовның «Огневушка - поскакушка" әсәренә рәсем ясады.

20 нче март көнне Үзәк урта мәктәбе базасында “ Ел укучысы-2019” конкурсы үтте. Район күләмендә үткәрелгән бу конкурста Олы Мишә урта мәктәбе укучысы Шәрипов Д.Л. та катнашты. 5 турдан торган бу ярышта укучыбыз үзенең иҗади сәләтен, тапкырлыгын, белемле булуын күрсәтеп, призлы 3 нче урынга лаек булды. Укучыбызга рәхмәтебезне белдерәбез, уңышлар телибез.

Балалар, яшүсмерләр шушы байлыкка ирешү, аны саклау, үстерү, ныгыту алымнарын яхшы белергә, көндәлек тормышта шуларны гамәлгә ашыра барырга тиеш. Шул унайдан, 22 март көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» дип исемләнгән чара үткәрелде. Алар бик күп файдалы киңәшләр ишеттеләр, сөйләшүдә актив катнаштылар – сорауларга жавап бирделәр, начар гадәтләр, сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International