ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

Бу көнне  китапханәләрдә төрле чаралар, шигъри    кичәләр    үткәрелеп килә. Максабаш авылы китапханәсендә дә мәдәният    йорты белән берлектә,  “Халык җәүхәрләре” исемле берләшмәгә йөрүчеләр белән  “Туган ягы кирәк кешегә” дип   исемләнгән   поэзия сәгате үткәрелде.    Элеге    чарада   авылыбыз шагыйрәсе Тәнзилә апа Шәрәфиевнаның шигырьләре укылды.

Государственный комитет Республики Татарстан по архивному делу  проводит  конкурс генеалогических исследований «Моя родословная».

Конкурс проводится с 20 марта по 30 апреля 2019 года.

Основной целью конкурса является возрождение традиций семейных родословий, содействие и поддержка семейных ценностей.

Балаларда китап укуга кызыксыну һәм шигъри мирасыбызга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, китапханәләрдә төрле чаралар үткәрелә. Алан авылы китапханәсендә дә “Сабыйга” китап укучылар берләшмәсенә йөрүче балалар өчен шигърият көненә багышланган әдәби сәгать үткәрелде. Балалар китап күргәзмәсе белән таныштылар, шигырьләр укыдылар, иҗади конкурста теләп катнаштылар.

Татар һәм рус язучыларының китапларын өйләренә укырга алдылар.

Исполнительный комитет Тюлячинского муниципального района напоминает о недопущении какой-либо дискриминации со стороны работодателей в отношении работников предпенсионного возраста. В случае выявления факта незаконного отказа работодателем в приёме на работу человека или в увольнении по причине достижения предпенсионного возраста, просим сообщить в отдел территориального развития Исполнительного комитета по номеру 21-0-56 или по адресу: с. Тюлячи, ул. Ленина, д.46 (2 этаж).

Аның нәкъ 21 март – көн һәм төн озынлыгы тигезләшкән чорда уздырылуы очраклы түгел. Бу көн табигать һәм кеше рухының үзгәрү көне буларак та билгеле. Әлеге көн уңаеннан, Иске Җөри авылы китапханәсендә “Шигърият  дөньясына  сәяхәт” дип исемләнгән  китап күргәзмәсе куелды һәм  танылган шагыйрьләрнең  шигырьләре укылды.

Теләче районы данын тренер-укытучылар Шәяхмәтов Ш.А., Бәдриев З.Р. җитәкчелегендә Шәтке, Үзәк, Олы Мәтәскә урта мәктәбе егетләреннән торган команда яклады. Әлеге беренчелектә барлыгы 21 команда катнашты.

Шулай ук китапханәчеләр башлангыч Орымширмә мәктәбе укучыларын яңа китаплар белән таныштырдылар. Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итүнең мондый  юлы - укучыларны рухи азык белән бәйләп торуга тиң. Чыннанда, авыл халкы китапханәчеләрне түземсезлек белән көтеп тора. Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, җурналлар тәкъдим ителде. Алар үзләренә ошаган китапларны, җурналларны  өйләренә укырга алдылар.

2019 елның 21 март  көнне районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Ф.М.Галимова  һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге җитәкчесе Н.А.Муртазин социаль хезмәткәрләр белән җыелыш оештырдылар.

       Әлеге җыелыш барышында 2019 елның февраль  аена нәтиҗә ясалды  һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге үзгәрешләр белән таныштырылды. Шулай ук җыелышта Рәсәй эчке эшләр бүлегенең Теләче муниципаль районындагы бүлекчәсенең хезмәткәре И.Н.Зиннатуллин һәм районның янгын күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсенең җитәкчесе урынбасары Л. М. Хакимуллин катнаштылар. Алар терроризм, янгын куркынычсызлыгы һәм мошенниклар буенча аңлату эшләре алып бардылар.

Чараның максаты - балаларның кошларга карашын киңәйтү, кошларның тәбигатьтәге, кешеләр тормышындагы роле һәм табигатькә сакчыл карау. Китап укучы балалар бик теләп конкурста катнаштылар, безнең якка кайтучы кошлар турында бер-берсе белән фикер алыштылар.

Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнаштылар. Кичә барышында китапханәче укучыларга бу көннең ничек барлыкка килү тарихын сөйләде.  Соңыннан укучылар авылдашларыбызның М. Хуҗиәхмәтованың  һәм Р. Фәйзуллинаның шигырьләрен укыдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International