Күргәзмәнең исеме “Җыр булып яши күңелдә” дип аталды һәм ул герой шагыйрьнең тууына 113 ел тулуга багышланды. Күргәзмәгә язучының китаплары һәм аңа багышланган башка материаллар куелды.
Китапханәче балаларны шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды, Җәлилнең балачакта бик җаваплы, тырыш, кыю малай булуын, шигырьләр яза башлавын билгеләп үтте. Соңыннан укучылар шагыйрьнең "Сәгать", "Күке", "Батыр куян", "Әтәч", "Чәчәкләр", "Кызыл ромашка" һәм башка шигырьләрен укыдылар. Муса Җәлил исеме Ватанга тугрылык, батырлык һәм кыюлык символына әверелде.
Ул укучыларны герой шагыйрь иҗаты һәм батырлыгы белән таныштыра. Күргәзмә Муса Җәлилнең тормышы, аның дошман һәм фашистларга каршы көрәше, тирән ватанпәрвәрлек хисләре турында сөйли. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар шагыйрьнең иҗатын һәм аның батырлыгын тирәнрәк аңларга һәм бәяләргә ярдәм итәчәк.
Укучылар язучының иҗаты һәм әсәрләре белән таныштылар.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар Муса Җәлилнең иҗатын һәм аның батырлыгын тирәнрәк аңларга ярдәм итте. Әдәби укулар барышында "Тылсымлы сүзләр" берләшмәсе әгъзалары М. Җәлилнең шигырьләрен укыдылар.
Китапханәче Газизова Р.Ш. презентация ярдәмендә иҗатына күзәтү үткәрде.
Муса Җәлил, зур рәссам буларак, үзенең эчке дөньясындагы аерым бер күренешнең рәсемен куе буяуларда сурәтләп кенә калмый, ул хис һәм фикерләрен Ватан азатлыгы өчен барган көрәшнең бөек идеясе белән сугара, Ватанга, совет халкына, партиягә, сугышчан антка турылыклы булуның югары үрнәге итеп гәүдәләндерә. Нинди авырлыклар һәм газапланулар кичерсә дә, һаман совет халкының җиңүенә, хаклык һәм гаделлекнең тантанасына якты ышанычы үскәннән-үсә бара.
Балаларга язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләнде.
Китапханәче авылдашларын М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Ул шагыйрьнең иҗатын яңача яктыртып, сирәк яңгырый торган шаян шигырьләрен укыды. Баш өстендә палач балтасы торган хәлдә, шаян шигырьләр иҗат итә алуы М.Җәлилнең искиткеч рухи ныклыгын, зур батырлыгын күрсәтә.
Бу көннәрдә афган сугышчыларына, һәм башка сугыш ветераннарына хөрмәт күрсәтелә. Без дә, 22 февраль көнне авылда зурлап афган солдатларын чакырып кичә үткәрергә җыенабыз. 14 февральдән Шәтке авылы китапханәсендә «Афганстан – безнен йөрәкләрдә» дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Аның бер бүлеге «Безнең авылдашларыбыз – афган солдатлары» дип аталды. Калган бүлекләргә Афган сугышы турындагы китаплар куелды.
15 февраль көнне Максабаш авылы китапханәсендә “Халык җәүхәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан патриотик сәгать уздырылды, китап күргәзмәсе төзелде. Укучылар күргәзмәгә урнаштырылган материаллар нигезендә аның тормыш юлы, китаплары белән якыннанырак таныштылар.