ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

15 февраль көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында, татар теле тәрбиячесе Сабирзянова Л.М. герой – шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатына багышланган “Муса Җәлил – бөек шагыйребез” дигән темага әдәби кичә үткәрде. Әлеге чара барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация карадылар. Балаларга шагыйрь турында кызыклы мәгъүматлар бирелде: аның балачакта зирәк, акыллы, кызыксынучан булуы, мәдрәсәгә йөргән вакытта ук инде иптәшләренә яттан Г.Тукай шигырьләрен сөйләве, оста итеп рәсем ясарга яратуы турында балалар кызыксынып тыңладылар. Муса Җәлилнең үзе теләп туган илне сакларга сугышка китүе, фронтта күрсәткән батырлыклары турында да сөйләнелде. Балалар яттан Муса Җәлилнең шигырьләрен укыдылар һәм аның шигырьләренә язылган “Әтәч”, “Чишмә” җырларын җырладылар. Ә “Өч ул” шигырен балалар бик теләп сәхнәләштерделәр.

1989 елның 15 февралендә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару төгәлләнде. Әфган   вакыйгалары бүген дә онытылмый.  Бүген, ягъни 16 февраль конне, Югары  Кибәхуҗа  урта мәктәбендә   Әфганстаннан гаскәрләр чыгаруга  30  ел булуга багышланган  интернационалист-сугышчылар  белән очрашу кичәсе булды. Укучылар белән очрашуга  Әфган сугышында  катнашкан якташларыбыз Шайдуллин Илһам, Рамазанов Рифат абыйлары килде. Очрашу  бик җанлы һәм кызыклы үтте.  Укучылар Әфганстан сугышы турында бик күп мәгълүмат алдылар.  Кунаклар  укучыларга  үзләренең хезмәт иткән вакытлары турында сөйләделәр, истәлекләр белән уртаклаштылар, укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Укучылар үзләренең концерт номерларын күрсәттеләр. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.

15нче февраль  көнне герой-шагыйрь  Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбе китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмәгә шагыйрьнең тормыш юлы,иҗаты,фаҗигале үлемен яктырткан китаплар куелды Китапханәче Мөбәрәкшина Ф.Г.укучыларны күргәзмәгә куелган китаплар белән таныштырды һәм әңгәмә үткәрде.

15 нче февраль    көнне  Теләче урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары Теләче район мәдәният йортында, Интернационалист сугышчы көнен ,  Афганистан җиреннән совет солдатлары чыгуга 30 ел тулуны искә алу чарасында катнаштылар. Хәлиткеч сугышларда һәлак булган, катнашып  исән – сау туган илебезгә кайткан   афган солдатларының батырлыгы мәңге сакланыр,  без һәрвакыт истә тотарга тиешбез. Туган илебездә  һәрвакыт аяз күкләр булсын, канлы сугыш вакыйгалары кабатланмасын иде.

Балалар иҗат үзәгеннән өстәмә белем бирү педагоглары:  Фасхетдинов Алмаз Хабирович  (“3 д моделирование” түгәрәге), Нуртдинов  Руслан  Раисович («Робототехника», «Авиамоделирование» түгәрәкләре),  Вохмина Гулия Рашатовна («Волшебный сундучок» түгәрәге), Шаипова Раъно Исамовна (“Стиль и мода” түгәрәге), Нигматзянов Булат Магсумович (“Авиамоделирование”) ярдәмендә эшче һөнәрләр күргәзмәсе оештырылды.

Алан урта  гомумбелем бирү мәктәбенең  бишенче сыйныф укучылары белән  “Шәфкатьлеләр иленә сәяхәт” дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде. Сыйныф сәгатендә укытучы Зәйнетдинов Р.Ф. укучыларны игелекле, мәрхәмәтле, яхшы күңелле булу серләренә өйрәтте. Шәфкатьлелек турындагы мәкальләр искә төшерелде.

Сүз сәгате – Хәтер төшенчәсенең нигезе, асылы. Аның ярдәмендә генә без Вакыт агышын чагыштырмача тулы, җанлы итеп күз алдына китерә алабыз. Муса Җәлил иҗаты – моның иң ачык, иң гыйбрәтле мисалларыннан берсе. Шагыйрьнең тулы канлы, драматик һәм фаҗигале гомер юлы, метеор кебек яшәеше, искиткеч бай һәм күпкырлы иҗаты, тиңсез фидакярлеге – болар бар да, инсаният, тормыш, яшәү мәгънәсе хакында уйлану өчен менә дигән материал, үрнәк! Тарихта мәшһүр әдипләр, сокланырлык каһарманнар, талантлы шәхесләр күп.Әмма бу төр сыйфатларның, эш-гамәлләрнең бер кешедә туплануы бик сирәк очрый торган күренеш. Муса Җәлил – әнә шундый уникаль затларның берсе. У гаять коточкыч шартларда, үлем белән якага яка килеп көрәшкәндә дә кеше рухының бөеклеген, тиңдәшсез ихтыяр көчен күрсәтте, өстәвенә – үлемсез җырлар тудырды.

15 нче февральдә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулды. Шул уңайдан район күләмендә төрле чаралар оештырыла. 13 нче февраль көнне Сауш төп мәктәбенә дә укучылар белән очрашуга дүрт әфганчы килгән иде. Алар – Галимҗанов А.М., Ногманов М.З., Котников В.Н. һәм Камалиев А.Н.. Әфганчылар үзләре күргән-кичергәннәрне сөйләделәр, укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Әлеге очрашуда илләребез тыныч, күкләребез аяз, дөньяларыбыз имин булсын дигән теләкләр әйтелде. Сугышлар булмасын, гомерләр киселмәсен иде!

2019 елның 15 февралендә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» балалар спорт мәктәбе 2003 нче елгы  яшүсмер егетләр арасында волейбол буенча ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган район беренчелеген үткәрде.

Сегодня в рамках выставки агропромышленного комплекса и перерабатывающей промышленности прошел молодежный форум «Бизнес на селе — реальные возможности и перспективы развития», собравший более 700 участников: студентов ВУЗов и активной молодежи.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International