ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Инвалидлар декадасы - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә игътибар, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык һәм ярдәм кирәклеге турында искә төшерә. 6 декабрь көнне, Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты, авыл җирлеге белән берлектә "Сагышларны миңа язмыш бирде" дип исемләнгән тематик кичә үткәрде. Чара җылы сәламләү сүзләре һәм сәламәт-лек, шатлык теләп башланды. Очрашу дәвамында биюләр, шигырьләр,  җырлар яңгырады. Китапханәче  аларны «Чигүләрдә күңел җылысы» дип исемләнгән, тумыштан инвалид Лилия Галявиеваның кул эшләре белән таныштырды, яңа журналларга күзәтү үткәрде, китапның кешеләр арасында аралашу чараларының берсе булып торуын һәм чын дус буларак, теләсә кайсы минутта ярдәмгә килергә әзер булуы турында сөйләде.   Кичә чәй өстәле артында тәмамланды.

Очрашуга авторның китапларын яратып укучы, аның иҗаты белән кызыксынучы авыл халкы чакырылды. Китап укучылар өчен китап күргәзмәсе оештырылды, аның иҗатын яктыртучы презентация һәм буктрейлерлар күрсәтелде. Очрашу барышында күп сораулар яңгырады , аларга автор бик теләп тулы һәм матур җаваплар бирде. Бу җылы очрашу халык күңелендә әле озак сакланыр.

Балалар өчен Социалистик Хезмәт Герое Кәримова Гөлбикә Гали кызы турында презентация күрсәтелде, аның тормыш юлы һәм хезмәт уңышлары турында сөйләделәр.

Социаль элемтәләр әһәмиятле һәм һәркемгә дә кирәк, инвалидлар да искәрмә түгел. Социумның тулы канлы тормышындагы актуаль проблемаларга, хәл итүнең мөмкин юлларына кагылып, үсеш юнәлешләрен билгеләү өчен ел саен декабрь аенда Инвалидлар көне билгеләп үтелә. Инвалидларның борынгы заманнарда исән калу мөмкинлеге бик аз булган. Бүген вәзгыять үзгәрде: алар яши, законлы хокукларга ия. Үзләрен кайгыртырга мөмкинлеге булмаган кешеләргәәлбәттэ башкалар тарафыннан ярдәм, кайгырту, мәхәббәт кирәк. Инвалидлар декадасы Халыкара инвалидлар көненә багышланган. Бу көн-җәмгыятькә тормышы чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында чираттагы искәртү булып тора.

Бу - Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрен искә алу көне.

Шул уңайдан 7 декабрь көнне, Теләче үзәк китапханә хезмәткәрләре, Теләче урта мәктәбенә барып, югары сыйныф укучылары өчен,  тематик сәгать үткәрделәр. Тематик  сәгать вакытында китапханәчеләр, укучыларга Теләче районының геройлары: Ксенофонтов А.К.- Советлар Союзы герое, Галиев Г.Г., Капитонов Н.М., Каримова Г.Г.- социалистик хезмәт геройлары турында сөйләделәр һәм презентация күрсәттеләр. Укучылар игътибар белән тыңладылар, актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр.

7 декабрь көнне Теләче балалар китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Балачактан коррупцияга каршы» дигән тематик күргәзмә оештырылды. Балалар инде кечкенәдән үк җәмгыятьтәге кимчелекләр турында күзаллыйлар, өлкәннәрнең начар гамәлләрен хупламыйлар, илебездә коррупция булырга тиеш түгел дип саныйлар. Әлеге күргәзмә ришвәт алу проблемасын хәл итүгә этәргеч ясар дип ышанабыз.

Чарада СПИД, зарарлану юллары,  үз тормышына һәм башка кешеләрнең тормышына сак караш тәрбияләү турында кызыклы сөйләшү булды. Балалар темага кагылышлы сорауларга һәм викторина сорауларына җавап бирделәр һәм һәркем үз тормышын үзе төзергә тиеш  дигән нәтиҗәгә килделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International