ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Республика көне Татарстанның күп милләтле халкының гомуми бәйрәме ул. 28 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә "Милләтара татулык үзәге син - Татарстан" дип исемләнгән темага әдәби сәгать үткәрелде. Китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясалды һәм китап укучыларга тәкъдим ителде.

Китапханәче балаларга Республика көне турында  сөйләде. Балалар өчен Татарстан Республикасының тарихы, халыкара традицияләре   буенча викторина үткәрелде. “Туган җирем - Татарстан” дип  исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.  Балалар  бу чарадан бик канәгать калдылар, әдәби мәйдан  Республика   гимнын тыңлау белән тәмамланды.

28 нче август көнне район мәдәният йортында  мәгариф    хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булып үтте.  Киңәшмәдә  Россия Федерациясе  мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең  Татарстан Республикасы  профсоюз комитеты председателе  Ю.П. Прохоров,  Татарстан Республикасы  мәгариф һәм фән  министрлыгының  милли белем буенча җитәкчесе  Л.М. Ахметзянова,  Теләче районы башкарма комитеты  җитәкчесе И.Х. Хамидуллин,  Теләче муниципаль  районы  башлыгы  урынбасары   А.Г. Фәтхуллин,  авыл җирлеге башлыклары , директорлар һәм мәктәп  укытучылары  катнашты.

28 нче август көнне район мәдәният йортында укытучылар киңәшмәсе үтте. Киңәшмә барышында чыгышлар тыңланды, нәтиҗәле эшләгән педагоглар почет грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. 2017/2018 нче уку елына йомгак ясап районның иң яхшы мәктәпләре билгеләнде . Безнең Олы Мишә урта мәктәбе 1 урынга чыкты. Без бу уңышларыбыз өчен бик шат, алга таба да балаларга белем һәм тәрбия бирү сыйфатын арттыру өстендә эшләрбез дип ышандырып калабыз.

В Градостроительный и Гражданские кодексы  РФ внесены изменения, направленные на регулирование вопросов, связанных с признанием зданий и строений самовольными постройками, - сообщает пресс-служба Кадастровой палаты по РТ. Самовольной постройкой признается сооружение, возведенное на участке, который не предоставлялся в установленном законом порядке и не предназначен для этих целей. Например, незаконной постройкой является индивидуальный жилой дом  на участке для сельхозпроизводства.

Бу бәйрәмдә Теләче сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укучылары тарафыннан «Булсын җирдә тынычлык » дип исемләнгән күргәэзмә оештырылды. Ял итүчеләр һәм килгән кунаклар күргәзмәне зур кызыксыну белән күзәттеләр, сәнгать мәктәбе укытучылары белән әңгәмә кордылар. Бу күргәзмә 1нче сыйныфка укырга килучеләр өчен ачык ишекләр көне буларак та күрсәтелде.

Чарада шулай ук шагыйрьнең оныклары, туганннары катнашты. Шулай ук чарада катнашучылар шагыйрьнен туган нигезендә дә булдылар.

Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан куелган ике күргәзмә эшләде. Берсе: “Халык академигы” – Равиль Үтәбәй – Кәриминең 85 яшьлеген искә алу булса, икенчесе ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан. Күргәзмәне 200 кеше тамаша кылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International