Ял вакытын телевизор, компьютер каршында гына уздыру тугел, ә күңелле һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан уздырылган бу очрашуларга яшьләр бик теләп катнашалар. Ярышларда җиңүче һәм җиңелүче төшенчәсен кулланмыйча, бары тик дуслыкны гына девиз итеп кую төп максатларның берсе.
Әлеге көн вакыйгалар календарендә иң яшь бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Бу датаны билгеләп үтү традициясе Көньяк Америкада барлыкка килгән. Дуслар белән билгеле бер көнне, билгеле бер сәгатьтә очрашу - нәкъ менә шул яклардан килгән гадәт. Рәсми рәвештә дуслык көне 2011 нче елда кабул ителгән.
Бүгенге көн Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында Халыкара дуслык көне буларак узды. Бу көнне безгә кунакка Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы бүлегендә эшләүче социаль педагог Гайнутдинова Ф.Т. килде, ул зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге төркем балаларга дуслык турында әңгәмә оештырды, уеннар уйнатты, аннары күмәкләшеп төсле акбурлар белән рәсем ясау ярышы узды.
Табигать безнең яшәү чыганагы. Аны якларга һәм сакларга кирәк. Китапханәче шул турыда әңгәмә алып барды. Әлеге чарада төрле сыйныф укучылары катнаштылар.
26 июль көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан торак йорт каршындагы балалар мәйданчыгында, ачык һавада «На скамейке летним днём, книжку в руки мы берём!» дип исемләнгән кычкырып укулар циклы оештырылды. Биредә һәр бала үзенә ошаган әсәрдән табигать турында өзек укый алды. Соңыннан укылган китаплар хакында фикер алышу үткәрелде. Әлеге укулар циклының максаты: балаларның җәйге ялын күңелле итеп оештыру гына түгел, аларның күзаллауларын киңәйтү һәм китапханәгә яңа укучылар тарту да иде.
В Шадкинским сельском поселении Тюлячинского района, начальником Арского территориального органа Госалкогольинспекции РТ Кадыровым Б.И. был проведен приём граждан.
Целью данного мероприятия было разъяснение законодательства о защите прав потребителей, повышение потребительской грамотности населения, информирование граждан о важнейших механизмах государственной и общественной защиты потребительских прав.
Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, үтемлесе һәм нәтиҗәлесе – уеннар.
Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә
Балалар татар халык уеннарын бик яратып уйныйлар.Халкыбызның гореф- гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында иң яратып уйнала торган уеннар – хәрәкәтле уеннар,йөгерүле, сикерүле, ыргытулы һ. б. шундый төрләргә бүленәләр. Хәрәкәтле уеннар балаларның физик үсешенә булыша,сәламәтлекләрен ныгыта, хәрәкәт координациясен яхшырта. Ана теле шөгыльләрендә без балалар белән “Күз бәйләш”,“Оясыз күке”, “Куян”, “Казлар-аккошлар”, “Җиз бүкән”, “Песи һәм тычкан” һ.б. хәрәкәтле уеннар уйныйбыз. Хәрәкәтле уеннар арасында ярышка нигезләнгән, ярыш элементлары булган спорт уеннары билгеле бер урын алып тора. Безнең 3нче номерлы балалар бакчасында спорт уеннарының милли варианты буларак, җылы яз көннәрендә яисә җәй башында кече Сабантуй уеннары үткәрелә- көрәш, капчык киеп йөгерү, аркан тартышу, чүлмәк вату, агач кашыкка йомырка салып йөгерү, кашык белән су ташу, биеклеккә сикерү, тизлеккә йөгерү, ат чабышы,капчык сугыштыру кебек ярышлар оештырабыз. Спорт уеннары ярдәмендә балаларда җитезлек, өлгерлек , тапкырлык кебек сыйфатлар тәрбиялибез.Балалар спорт уеннарын бик яратып уйныйлар.
Сотрудником Арского территориального органа Госалкогольинспекции Республики Татарстан проведен семинар-учеба по разъяснению законодательства в сфере защиты прав потребителей в торговом объекте ИП «Киямова Н.Т», расположенном в селе Шадки Тюлячинского района.
Керәшеннәрнең күркәм бәйрәмнәренең берсе - ул Казанский Сабантуе. 21 июль көнне Тәмте авылында узган "Казанский" бәйрәмендә китапханәче белән берлектә, Субаш авылы клубында шөгыльләнүче «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамбле дә катнашты.
2018 елның 26 июлендә Теләче муниципаль районы хуҗалыкларында комиссия тарафыннан, 2018 ел урып-җыю кампаниясенә техник әзерлеген сынау максатыннан, комбайннар парады хәм җир эшкәртү агрегатларын тикшерү булып узды.