Атна буе тәрбиячеләр балалар белән бергә бөҗәкләр турында рәсемнәр ясадылар, пазллар җыйдылар, шигырьләр укыдылар, табышмакларга җавап бирделәр, уеннарда, конкурсларда катнаштылар. Йомгаклау итеп “ят һәм таныш Бөҗәкләр” дигән темага өлкән төркем балалары белән урман аланында чара уздырдык. Чараның максаты: бөҗәкләр дөньясы турында сөйләү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Балалар табигатьтә үзләренең гамәлләрен дөрес бәяли белүләрен күрсәттеләр, үз-үзен тоту белемнәре белән уртаклаштылар.
«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Гайнетдинова Ф.Т. “Торцевание” технологиясе кысаларына таянып мөмкинлеге чикле бала белән “Салават күперле күк” дип исемләнгән дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: алдагы дәрестә алган белемнәрне ныгытырга ярдәм итү һәм декоратив сәнгать өлкәсендә булган сәләтен арттыру иде.
Балалар белән ял итәргә табигатькә чыгу - бу үзе бер вакыйга. Балалар “Туган як сукмаклары буйлап” дип исемләнгән әлеге чарада бик теләп катнаштылар, алар өчен алдан махсус уен-сәяхәт оештырылды. Әлеге чараның максаты балаларны табигатьне яратырга, табигатьнең чын дуслары булып калырга өндәү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Балалар табигать турында шигырьләр укыдылар, табышмакларга жаваплар таптылар һәм күңелле уеннар уйнадылар. Бу поход балаларның күңелендә озак сакланыр.
Традиция буларак, аларга бу эшләрендә районыбызның төрле оешмалары ярдәмгә килә. Авыл хуҗалыгы тармаклары, югары технологияләр ярдәмендә күпме генә камилләшсә дә, электән килгән яфраклы азык җыю үз көчендә калды. Чөнки төрледән-төрле итеп җыелган бу себеркеләрдә, хайваннар өчен файдалы булган, барлык төр дару үләннәре дә керә. Безнең Лесной балалар бакчасы коллективы да бу эштән читтә калмады. Үзебезгә билгеләнгән нормада яфраклы азык көнендә җыеп тапшырылды. Җыелган яфраклы азык, районыбыз хуҗалыкларында файдалы кулланылыр дип ышанасы гына кала.
Бу атна дәвамында без бу теманы өйрәнүдә төрле яктан карарга тырыштык.
Беренче көнне балалар төрле бөҗәкләр турында, аларның тормышы, кешегә китерә торган файдасы турында мәгълүмат алдылар. Балалар зур кызыксыну белән бөҗәкләр төшкән сүрәтләрне карадылар. Бөҗәкләр дөньясыннан алган үз кичерешләрен иҗатта белдерделәр, үз куллары белән аппликация ярдәмендә күбәләкләр, бөҗәкләр ясадылар.
Теләче урта гомумбелем мәктәбендә кызу темплар белән яңа уку елына хәзерлек бара. Сыйныф бүлмәләре,коридорлар һәм мастерскойлар ремонтлана. Мәктәпнең тирә-яны чүп үләннәреннән чистартыла.
Бигрәк тә яшьләр өчен. Дөрес, аны күңелле, мавыктыргыч итеп уздыру һәркемнең үзеннән тора. Баландыш мәдәният йортында җәйге кичләр бик күңелле уза. Кемдер өстәл уеннары шашка-шахмат, өстәл теннисы уйнаса, кемдер биеп күңел ача. Шулай ук яшьләр “Кич утыру” йолаларын да онытып бетермиләр. Күңелле хәлләр сөйләшеп, гитарага кушылып татар халкыбызның җырлырын җырлап күңел ачалар.
Барлык чаралар, барлык эшләр алардан башка үтми. Бүгендә (24.07.18) яшел масса җыюда булдылар. Мәктәп , авыл җирлеге эшчеләре белән берлектә яфрак җыеп ООО “Таң” га төяп җибәрделәр.
Җэй җитү белән балаларның бакчада йөрү режимы да берникадәр үзгәрә .Шөгыльлләр үткәрелми ,балаларның ялын оештыру күбрәк урамда үткәрүгә юнәлтелгән.Урамда балалар төрле кызыклы уеннар уйныйлар, табигатьне күзәтәләр. Гомумән , безнең бакчада җәйге яллар бик кызыклы үтэ!
Һәрбер кеше сау-сәламәт һәм нык булу өчен спорт белән дус булырга, шөгыльләнергә тиеш.
22 июль конне Субаш авыл клубында студентлар һәм балалар арасында спорт ярышлары уздырылды.